Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чирмешән ветеранына Белоруссиядән медаль җибәргәннәр

Шәһит абый Белоруссияне, Польша җирләрен азат итүдә катнашкан, Берлинга кадәр барып җиткән.

Чирмешәндә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәһит Ибраһимка Белоруссиядән юбилей медале җибәргәннәр. Аныветеранның өенә барып, районның хәрби комиссары Дмитрий Палаткин тапшырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шәһит абый Белоруссияне, Польша җирләрен азат итүдә катнашкан, Берлинга кадәр барып җиткән. Ул укчы булган, кече командирлар мәктәбен тәмамлаган.

«Сугышка 19 яшемдә киттем, анда һәм армиядә 7 ел булдым. Чирмешәндә милициядә 33 ел дә эшләдем», — дип сөйләде ветеран.

Керкәленең иң өлкән кешесе. 94 яшьлек Шәһит Ибраһим кызы Сәлимә, улы Фәһим тәрбиясендә яши.

 

 

 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/26-11-2019/chirmesh-n-veteranyna-belorussiyad-n-medal-ib-rg-nn-r-5696356

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев