Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Чиста сайлаулар өчен" иҗтимагый хәрәкәте күзәтүчеләрне укыта башлады

"Эврика" мәдәният үзәгендә ТР Дәүләт Советына VI чакырылыш сайлауларда гадел һәм чиста сайлаулар үтсен өчен кайгыртып күзәтүчеләрне җыеп дәресләр бирделәр.

Күзәтүчеләр алдында "Чиста сайлаулар өчен" хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк координаторы Павел Соломонов чыгыш ясады. Ул 8 сентябрь көнне Татарстанда 2811 сайлау участогы ачылачагын әйтте. Координатор сайлауларда күзәтүчеләрнең һәм тавыш бирүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары турында аңлатты. 

8 сентябрьдә Татарстан Дәүсоветына сайлаулар участокларында 50 меңнән артык төрле партияләрдән, җәмәгать оешмаларыннан күзәтүчеләр эшләячәк. Һәр участокта уртача 25 күзәтүче кизү торачак.

Павел Соломонов уку барышында күзәтүчеләрнең күп санлы сорауларына җавап бирде, хокук бозулар яки җәмәгать тәртибе бозылган очракта ни эшләргә кирәклеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев