Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чит илләргә чыксаң...

Хәзер чит илгә барып ял итү гадәттән тыш хәл саналмый. Әмма кагыйдәләр үзгәреп тора. Шуңа күрә юлга чыгар алдыннан чикне узганда ниләр алырга яраганлыгы турында алдан белешү зыян итмәс.

Югыйсә, таможня хезмәткәрләре багажыңда бул­ган шикле әйберләргә юлыкса, кыен хәлдә калуың бар. Соңгы елларда чит илләргә пассажирлар ташкыны көчәю чикне узганда кагыйдә бозучылар саны артуга да китергән. Чик аша аеруча салкын корал, организмга тәэсир итә торган матдәләр, тыелган әдәбият алып чыгарга теләүчеләр еш очрый башлаган. Ялыгызны күңелсез маҗаралар белән башлыйсыгыз килмәсә, бер илдән икенчесенә барганда тыелган һәм чикләүләр кертелгән әйберләрнең исемлеген өйрәнегез.

Чит илдән кайтканда берни дә алырга ярамый икән дип уйламагыз. Ярый, тик чамасын белеп кенә. Бу вакытта таможня пошлинасы, бердәм салым ставкасы, таможня түләүләре алынмый. Мәсәлән, үзең өчен генә дип балык һәм диңгез продукциясе алып кайтырга уйлыйсыз икән (мәрсин балыклар уылдыгыннан тыш), аларны 5 килограммнан артык алырга ярамый. Ә менә уылдык 250 граммнан артмаска тиеш. Аракы һәм сыра 18 яше тулган бер кешегә -3 литрдан, ә тәмәке - 200, сигаретлар исә 50 данәдән артмавы шарт. Тик шунысы бар, шәхси максатларга дип алып кайткан әйберләрегезнең бәясе 10 мең евродан һәм багаж авырлыгы 50 килограммнан артмаган очракта гына таможня түләүләре булмаячак.

Моннан тыш, таможня җитәк­челәре хаҗ кылырга баручыларга да алдан әзерләнергә киңәш итә. Русиядән киткәндә - дарулар, кайтканда тыелган әдәбият (экстремистик эчтәлектә дип саналган әдәбият Русия Юстиция ми­нистр­лыгының рәсми сайтында урнаштырылган, федераль исемлек белән шуннан танышырга була), коммерция максатларында күпләп товар алмаска кирәклеген дә искәртә белгечләр. Сүз дә юк, хаҗ кылырга өлкән яшьтәгеләр күп бара, алар исә дарусыз тора алмаска мөмкин. Аларны алганда медицина максатларында кулланылуы хакында документлар булырга тиеш. Баксаң, теләсә нинди даруны да алып чыгарга ярамый. Составында наркотик, психикага тәэсир итә торган матдәләр булган дарулар таможня хезмәткәрләрендә шик уятырга мөмкин. Чикне узганда рәсми­ләштерелә торган пассажир­ларның таможня декларациясендә сәламәтлегегез өчен кирәкле дарулар күрсәтелергә тиеш.

Чит илгә баручыларга үз бурычлары турында тагын бер кат искәртү комачау итмәс. Чемоданны тутырдым да чыгып киттем түгел. Бурычыгыз бар, дип, кире борырга да мөмкиннәр. Тиешле порталда "Судебные приставы" бүлегенә кереп, исем-фамилиягезне, әтиегез­нең исемен, туган көнегезне язып, тикшереп чыгыгыз. ЮХХДИ бүлегендә дә машинаның дәүләт теркәве номеры аша штраф­ларның булу-булмавын карагыз. Салым белән дә шул ук хәл. Моның өчен "Налоговая служба" бүлегенә кереп белеп була.

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев