Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чүп аеру станцияләре ачыла

Татарстанда якындагы елларда калдык-ларны икенчел чималга җәлеп итү макса-тында алты чүп-чарны сортларга аеру урыны һәм биш экотехнопарк-эшкәртү станциясе төзеләчәк.

Бу хакта ТР Дәүләт Советында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров сөйләде. Моннан тыш, Насыров сүзләренә караган-да, гамәлдәге инфраструктурага транспорт чыгымнарын киметү максатыннан, биш муниципальара полигон, 39 чүп-чар төяү станциясе, шулай ук каты көнкүреш кал-дыкларын термик эшкәртү заводы өстәлә-чәк.
“ТКХ” ИК ҖЧҖ генераль директоры Сер-гей Богатов сүзләренә караганда, респуб-ликаның чүп полигоннарында лимитның дефицитын исәпкә алып, яңа объектлар-ны 2022 елга кадәр файдалануга тапшы-рырга кирәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Со-веты матбугат хезмәте.
Элегрәк Сәнәгать һәм сәүдә министры Де-нис Мантуров хәбәр иткәнчә, 2019 елда Россиядә чүпне сортларга аеру буенча 50 завод эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев