Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чүп ташу автомобильләре күргәзмәсе, плоггинг-йөреш һәм экофильм күрсәтелә

20 сентябрьдә Яр Чаллы аша «Чиста ил 2.0» Бөтенроссия автойөреше узачак. Көзнең иң масштаблы экологик чарасында барлык теләүчеләр катнаша ала.

Оештыручылар – «Чиста ил» Ассоциациясе һәм Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы күп төрле кызыклы чаралар планлаштыра.
Мәсәлән, студентларга технологияләрнең экологиягә йогынтысы турында фильм күрсәтәчәкләр. Экодәрестә укучыларга калдыклар белән дөрес эш итү юллары турында сөйләячәкләр. Ә түгәрәк өстәлдә «Экология» илкүләм проектын тормышка ашырганда барлыкка килгән кыенлыклар һәм куллану үзлекләрен югалткан товарларны җыю һәм утильләштерү системасын булдыру турында фикер алышачаклар.
Моннан тыш, шәһәрдә барлык теләүчеләр дә катнаша алырдай чаралар узачак: плоггинг-йөреш, чүп ташу автомобильләре күргәзмәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автойөреш