Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чүплекләргә видеокамералар куялар

Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин әйтүенчә, 1 июньгә кадәр шәһәрдә 19 законсыз чүплекне бетерү планлаштырыла. Алар сәнәгать зонасын һәм БСИдагы мәйданнарны очкычлар белән карау нәтиҗәсендә ачыкланган.

- Ул вакытта кар ява иде, шуңа күрә башкарма комитет чүплекләрне 2017 елның апрелендә бетерү турында гарантияле хат биргән иде, - ди ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе башлыгы Наил Гарипов. - Мондый очышлар аена 2-3 тапкыр үткәрелә. Моннан тыш, "Халык контроле" системасына чүплекләрне һәм аларның урыннарын күрсәтеп фотога төшереп җибәргән гражданнарга 1500әр сум акча түләнә. Бу акчалар бюджетка салынган.

Узган ел "Халык контроле" системасына Чаллы буенча 44 хәбәр килгән. Лидерлар рәтендә ике ел рәттән ике Чаллылы булган. Аларны "ЭкоЛидер" бәйгесенә нәтиҗә ясау тантанасына Казанга чакырганнар.

Наил Гарипов әйтүенчә, узган ел экология кануннарының 174 очрагы теркәлгән. Канун бозучыларга 1,45 миллион сум штраф салынган.

Шушы көннәрдә ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Фәрид Абделганиев, даими рәвештә чүплекләр булган урыннарга автомобильләрнең номерын теркәп бару өчен видеокамералар куелачагын хәбәр итте. Аннары табигатьне пычратучыларга штраф салыначак.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев