Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чүпләрне аерып түгәбезме?

"Экорассвет" экологик хәрәкәт активистлары шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә ярдәм сорап мөрьәҗәгать иткәннәр. "Без яшьләр арасында чүпләрне аерып түгү идеясын популярлаштырырга телибез. Шушы уңайдан төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрәбез. Ләкин идеяны тулысынча тормышка ашыру өчен бу гына җитми. Чараларның масштабын арттырырга кирәк. Мәсәлән, быел "Эковесна" проектын эшләргә телибез", -диде активистлар. Наил Гәмбәрович...

"Экорассвет" экологик хәрәкәт активистлары шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә ярдәм сорап мөрьәҗәгать иткәннәр.
"Без яшьләр арасында чүпләрне аерып түгү идеясын популярлаштырырга телибез. Шушы уңайдан төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрәбез. Ләкин идеяны тулысынча тормышка ашыру өчен бу гына җитми. Чараларның масштабын арттырырга кирәк. Мәсәлән, быел "Эковесна" проектын эшләргә телибез", -диде активистлар.
Наил Гәмбәрович аларга шәһәр башкарма комитеты һичшиксез ярдәм итәчәк дип белдерде.
"Үзебезнең кулланыштан калган чүпләрне аерып түгү бик яхшы идея. Безнең үзебезнең өйдә дә 3 чүп савыты тора. Берсенә кәгазь, икенчесенә пластик шешәләр, 3нчесенә калган чүпләрне аерып салабыз. Бар кешедә шушы рәвешле эшләсә, экология бик күпкә яхшырыр иде. Ләкин моның өчен вакыт кирәк", -диде мэр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X