Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чәршәмбе юлга чыкма...

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, күпьеллык статистик күзәтүләргә караганда, иң күп юл-транспорт һәлакәтләре атнаның чәршәмбе көнендә ясала икән.

Чәршәмбенең "зәхмәтен" дәвалауның, гомүмән, юл һәлакәтләрен киметүнең алымын да яшермәде ул.

- Тизлек чикләүләрен катгый үтәргә кирәк. Юл билгеләре алар иминлекне саклау максатында куелганнар, - дип, берничә мәртәбә кабатлады Рифкать Миңнеханов юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясе утырышында.

Быелның биш аенда республикада транспорт чарасы белән 657 җәяүлегә бәрдерү очрагы теркәлгән, шулардан 38 кеше үлгән.
- Юл билгеләре куелган, "зебра" тамгасы төшерелгән урыннан урам аша чыкканда, кеше үзен кирмәндәге кебек сакланган сыйфатта хис итә. Кызганыч ки, бу алай түгел шул. Транспорт чарасын идарә итүче 29 мең кешегә җәяүлегә юл бирмәгәне өчен беркетмә тутырылды инде, - дип, юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы булырга чакырды республиканың баш автоинспекторы.

Юл кичүендә җәяүләгә юл бирмәгән өчен 1500 сум штраф салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев