Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чуашстанда мәктәп укучысы БДИ биргәндә үлгән

Бүген Чабаксар мәктәбендә бердәм дәүләт имтиханы вакытында бер укучы кыз вафат булган.

Беренчел мәгълүматларга карганда, кызның йөрәге зәгыйфь булган. Табиплар аңа мәктәпкә тә үк ярдәм итә башлый, әмма гомерен саклап кала алмыйлар. Әлеге вакытта тикшерү бара. Министрлыкта белдерүләренчә, кыз имтиханга килгәндә үк үзен начар хис иткән. Мәктәптә кизү торучы табиплар аңа кайтып китәргә дә киңәш иткән булган. Әмма кыз аларны тыңламаган.
"Бер сәгать дәвамында ул имтихан биремнәрен үти, аннары кабинеттан чыгарга сорый. Коридорда хәле китә", диләр министрлыкның матбугат хезмәтендә. Бүген Россия мәктәпләрендә математикадан БДИ тапшыралар. 

 

http://matbugat.ru/news/?id=25466

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев