Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чулман хаталарны кичерми

Су коену сезоны башланырга өлгермәде, Чаллыда бер кеше суга батып үлде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстанда Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов әйтүенчә, Мәләкәс елгасына күпердән сикереп үлгән Үзбәкстан гражданины спиртлы эчемлекләр кулланган булган. Ул турыда монда язган идек. 

Кызганыч, шәһәрдә суга батып үлүчеләр арта. Әйтик 2021 елда барлыгы 6 (икече бала), ә су коену сезонында 5 кеше батып үлгән. 
Су объектларныда кече суднолар белән идарә итү һәм суда үзеңне тоту кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып барыла. Бүгенге көндә 5 коену урыны һәм кече суднолар өчен 9  база Чаллы инспекторлык бүлегендә исәптә тора. 7 базада һәм 2 коену урынында кешеләр ял итә башлаган инде. 

Наил Мәһдиев халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәклеген әйтте. «Чулман хаталарны гафу итми. Көймәләрдә, судноларда булган кешеләр турында уйларга кирәк. Транспорт белән спиртлы эчемлекләр кулланып идарә итәргә ярамый», – диде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев