Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Чулманга балыклар җибәрделәр

Чулманга балыклар җибәрделәр

Шушы көннәрдә Чулман елгасына 26 меңнән артык сазан балыгы маймычы җибәрелде.

Һәрберсенең уртача авырлыгы 20 грамм. Бу су суырткыч корылмаларның зыянын каплау (юкка чыгару) максатыннан эшләнә. Маймычлар Арча балык хуҗалыгыннан китерелде. 
Кызганычка каршы, кеше эшчәнлегенең сулыклардагы хайваннар дөньясына азмы-күпме начар тәэсире бар. 20 метр тирәнлектәге су суырткычлары зооплактоннарга тискәре йогынты ясый. Л.С. Берг исемендәге күл һәм елга хуҗалыгы дәүләт фәнни-тикшеренү институты белгечләре биоресурсларга китерелгән зыянны исәпләп чыгара. 
– Шулай ук институт тарафыннан балык чыгарылачак урыннар билгеләнә, – ди ТР балык саклау өлкән дәүләт инспекторы Элмир Хафизов. 
Алдагы елларда «Чаллы су каналы» җәмгыятенең,  сулыкка китергән зыянны каплау өчен компенсация түләүләре, елына берничә миллион сумга кадәр җитә иде. 2010 елда су алу торбаларына вак балыкларны кертми торган җайланмалар урнаштырылды. Шул рәвешле табигатькә китерелгән зыян 10 тапкыр киметелде. 
«Чаллы су каналы» ҖЧҖ генераль директоры Владислав Гаврилов елгага җибәрелгән балыклар үсеп, сулыкка да файда китерер, балыкчыларны да сөендерер, дигән теләген әйтте.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Экология табигать чүп урам яшел урман һава пычрак смартфон