Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чувашстан татарларының “Кәрван мирас” проекты Татар Сыгыты авылында башланган

Халык иҗатын яктырткан "Кәрван мирас-4" проекты быел ЧАССР һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Чувашстан татарларының "Кәрван мирас-4" социаль-иҗади проекты республиканың Батыр районы Татар Сыгыты авылында ачылган яңа мәдәният йортында старт алды. Бу хакта Чувашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итә.

"Кәрван мирас-4" социаль-иҗади проектын Чувашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мохтарияте гамәлгә куйган. Халык иҗатын яктырткан "Кәрван мирас-4" проекты быел ЧАССР һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

“Быел ике республиканың 100 еллыгын үткәрәбез Белгәнебезчә, быел Бөтенроссия күләмендә халык саны алыначак. Шушы җитди чаралар алдыннан "Кәрван мирас-4" проекты кысаларында фестиваль-конкурслар, семинар-практикумнар, мәгърифәти курслар, төрле күргәзмәләр, халык иҗатына багышланган концерт программалары әзерләргә ниятлибез”, - ди Фәрит Гыйбатдинов.

Оештыручылар программаны Чувашстанның татар авылларында, күрше Татарстан, Мари, Башкортстан Республикаларына үтеп, Кабарда-Балкар, Чечен, Кырым Республикаларына, Мәскәү өлкәсендәге шәһәрләргә, Волгоград өлкәсенә, Түбән Новгородның Спас, Сергач районнарында яшәүче татарларга да тәкьдим итәргә планлаштыралар.

“Тик болар Бөтендөнья татар конгрессының социаль заказ булса гына тормышка ашырыла ала”, – ди Фәрит Гыйбатдинов.

Татар Сыгыты авылында "Кәрван мирас-4" концерты ачу аншлаг белән узган. “Яңа мәдәният йортының залында басып торырлык урын калмаган иде. Халык милли-этник тамашага сусаган, яшь вакытта үзләре тыңлап һәм җырлап яшәгән таныш җырларны рәхәтләнеп тыңладылар”, - ди оештыручылыр.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев