Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Чәй турында уйдырмалар

    Җәйге челләдә иң яхшы эчемлек ул - чәй. Аны салкын килеш тә, кайнар килеш тә эчәргә була. Тик менә халык арасында әлеге табигать бүләге турында дөреслеккә туры килмәгән бик күп уйдырмалар йөри. Аларны сез дә белеп торыгыз.

    1. Куе кара чәй, яшел чәйгә караганда, күбрәк хәл кертә.

    Киресенчә, яшел чәйдә кофеин күбрәк була. Ул кан йөрешен яхшырта, кан тамырларын киңәйтә.

    2. Кичә пешергән чәй организм өчен "агу" ул.

    Агу түгел, бары тик аның файдасы гына азрак. Чәйне пешереп бер сәгать үткәч, хуш исе очып бетә, әчкелт, тәмсез тәм барлыкка килә. Ләкин чәйнең антисептик үзлеге сакланып кала.

    3. Пакетлы чәйләрне чәй тузаныннан, ягъни җитештерү калдыкларыннан ясыйлар.

    Чәй тузанын пешерү мөмкин эш түгел, ул кершән шикелле бик җиңел, пешерсәң болганчык катнашма барлыкка киләчәк. Пакетка тутырасы чәйне бик ваклап турыйлар, шулай эшләгәндә ул тизрәк пешә. Дөрес, мондый эчемлекнең тәме күп очракта кәгазьнең сыйфатыннан тора. Кайвакыт пакетлы чәйдән целлюлоза тәме килергә дә мөмкин.

    4. Кара һәм яшел чәй төрле сорт куакларда үсә.

    Чәйнең тегесе дә, монысы да хәтта бер үк ботакта да үсәргә мөмкин. Аның төсе яфракларны киптерү һәм ферментацияләү ысулына бәйле. Кара чәйне югары температуралы мичләрдә кыздыру ысулы белән ясыйлар.

    5. Әгәр куе чәйне күп эчсәң, наркоманнарныкы кебек бәйлелек барлыкка килә.

    Чәйне төрмәләрдәге кебек ""чифирь" сымак пешерсәң генә исерергә мөмкин. Ә яхшы, дөрес пешергән чәйнең бернинди зыяны да юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: