Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чыгарылыш бала портреты

2018 ел­ның 20 фев­ра­лен­дә 116 нчы сан­лы "Ми­ләү­шә" ба­ла­лар бак­ча­сын­да мәк­тәп­кә­чә яшь­тәге ба­ла­лар уч­реж­де­ни­е­лә­ре пе­да­гог-пси­хо­лог­ла­ры өчен ''Чы­га­ры­лыш ба­ла порт­ре­ты" исе­мен­дә­ге зо­на фән­ни-прак­тик се­ми­на­ры үт­те. Аны Баш­кар­ма ко­ми­тет­ның мәга­риф һәм яшь­ләр бе­лән эш­ләү ида­рә­се һәм мөгъ­лү­ма­ти-ме­то­дик үзәк оеш­тыр­ды. Ча­ра­ның төп мак­са­ты ФГОС шарт­ла­рын­да ба­ла­лар бак­ча­ла­ры бе­лән мәк­тәп ара­сын­да­гы дә­вам­чан­лык­ка игъ­ти­бар юнәл­тү...

2018 ел­ның 20 фев­ра­лен­дә 116 нчы сан­лы "Ми­ләү­шә" ба­ла­лар бак­ча­сын­да мәк­тәп­кә­чә яшь­тәге ба­ла­лар уч­реж­де­ни­е­лә­ре пе­да­гог-пси­хо­лог­ла­ры өчен ''Чы­га­ры­лыш ба­ла порт­ре­ты" исе­мен­дә­ге зо­на фән­ни-прак­тик се­ми­на­ры үт­те. Аны Баш­кар­ма ко­ми­тет­ның мәга­риф һәм яшь­ләр бе­лән эш­ләү ида­рә­се һәм мөгъ­лү­ма­ти-ме­то­дик үзәк оеш­тыр­ды. Ча­ра­ның төп мак­са­ты ФГОС шарт­ла­рын­да ба­ла­лар бак­ча­ла­ры бе­лән мәк­тәп ара­сын­да­гы дә­вам­чан­лык­ка игъ­ти­бар юнәл­тү иде.

Фе­де­раль дәү­ләт го­му­ми бе­лем би­рү стан­дар­ты ни­ге­зен­дә мил­ли кыйм­мәт­ләр, уни­вер­саль уку га­мәл­лә­ре һәм бә­я­ләү сис­те­ма­сы фор­ма­лаш­ты­ру то­ра, шәх­си һәм уни­вер­саль уку га­мәл­лә­ре дә бул­ды­ры­лыр­га ти­еш. Әгәр ба­ла­да уни­вер­саль уку га­мәл­лә­ре фор­ма­лаш­ты­ра ал­сак, ба­ла ба­ла­лар бак­ча­сын­да һәм мәк­тәп­тә ал­ган бе­лем-кү­нек­мә­ләр­не укы­ту-тәр­бия про­цес­сын­да гы­на түгел, ә ре­аль тор­мыш­та да кул­ла­на ала. Шәһә­ре­без­дән һәм ти­рә-як ра­йон­на­ры­быз­дан кил­гән пе­да­гог-пси­хо­лог­лар, баш­лан­гыч сый­ныф укы­ту­чы­ла­ры, тәр­би­я­че­ләр шу­шы проб­ле­ма бу­ен­ча фи­кер алыш­ты.

"Ми­ләү­шә" ба­ла­лар бак­ча­сы­ның пе­да­гог-пси­хо­ло­гы Н.Ти­мо­фе­е­ва та­ра­фын­нан га­ять зур эш алып ба­рыл­ган. Ул тәр­би­я­че, тәр­би­я­лә­нү­че, ата-ана һәм укы­ту­чы мо­де­лен бул­дыр­ган. Эш­лек­ле уен ба­ры­шын­да "әй­лән­геч" алы­мы кул­ла­ныл­ды, һәр­бер кат­на­шу­чы­нын пси­хо­ло­гик уңай­лы­гы өчен ти­еш­ле ат­мос­фе­ра бул­ды­рыл­ды. 116 нчы ба­ла­лар бак­ча­сы бел­геч­лә­ре яса­ган "Чы­га­ры­лыш ба­ла порт­ре­ты" элек­трон җы­ен­ты­гы да зур кы­зык­сы­ну уят­ты.

Се­ми­нар­да кат­на­шу­чы­лар­ны 64нче про­гим­на­зи­я­дән кил­гән Т.А.Ста­ро­ве­ро­ва, 44нче мәк­тәп­тән Ф.Р.Гый­лә­җе­ва, 37нче ба­ла­лар бак­ча­сын­нан А.Г.Ду­ра­е­ва чы­гыш­ла­ры да җә­леп ит­те. Эш­чән­лек­нең ак­тив ме­тод­ла­ры ба­ла­лар­ның иҗа­ди сә­ләт­лә­рен үс­те­рү­гә юнәл­де­рел­гән, стресс­лар­дан сак­лау юл­ла­рын күр­сә­тә.

Се­ми­нар­ның экс­пер­ты бул­ган Яр Чал­лы пе­да­го­гия көл­ли­я­те мөгал­ли­ме Әл­фия Ра­зо­ва се­ми­нар­ның га­мә­ли як­тан бик фай­да­лы бу­лу­ын бил­ге­ләп үт­те: "Про­ект­лар ме­то­ды, ком те­ра­пи­я­се, әки­ят те­ра­пи­я­се, мне­мо­тех­ни­ка, муль­ти­мо­даль арт-пе­да­го­ги­ка ке­бек ме­то­ди­ка­лар­ны уңыш­лы кул­ла­ну ур­так мак­сат­ка ире­шер­гә яр­дәм итә­чәк ди­гән ыша­ныч уя­та".

116 нчы ба­ла­лар бак­ча­сы өл­кән тәр­би­я­че­се Гро­ше­ва Н.А., пе­да­гог-пси­хо­ло­гы Ти­мо­фе­е­ва Н.М., та­тар те­ле тәр­би­я­че­се Нә­гый­мо­ва Л.А.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев