Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чыршылар утларын кабыза

Чаллыда яңа елга багышланган бәйрәм чаралары 15 декабрьдә башланып китте. Беренче булып яңа ел бәйрәме Сидоровка паркында үтте. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев шәһәрдәшләребезне 2017 елда башкарылган кайбер эшләр белән таныштырды. Яңа елда да шәһәребезне матурлау, төзекләндерү буенча эшләрнең дәвам итәчәген әйтте.

Шәһәрдәшләребезгә изге теләкләрен җиткерде. 20 декабрьдә 16 сәгатьтә Бумажниклар микрорайоны һәм Боровецкий бульварында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы уза. 21 декабрьдә 16 сәгатьтә Тукай яр буе һәм Җиңү паркындагы Яңа ел чыршылары утлары кабыначак. 27 декабрьдә "Азатлык" мәйданындагы үзәк чыршыны ачу тантанасы була. Быел аның бизәлешендә традицион да, яңа төрле утлы-иллюминацион элементлар да кулланылачак.
Төп сәхнәдә Татарстанның һәм Чаллы шәһәренең сәнгать осталары, иҗат коллективлары катнашында "Яңа ел алды могҗизалары" дип исемләнгән тамаша узачак. Программаның төп персонажлары һәрвакыттагыча: Кыш бабай һәм Кар кызы, яңа ел символы эт һәм башкалар... 31 декабрьдә 19 сәгатьтә Сидоровка паркында, ЗЯБ бистәсенең "Бумажниклар" тукталышы янында бәйрәм чаралары башлана. Ә "Азатлык"та 20 сәгатьтә "Карнавал төне" тамашасы башланып китә. 22 сәгатьтә Чаллы күген бәйрәм салюты яктыртачак. 7 гыйнварда Раштуа бәйрәменә багышланган программа "Сидоровка" мәдәният һәм ял паркында узачак. Төп сәхнәдә "Раштуа әкияте" исемле сәнгать фестивале оештырыла. Теләгән һәр кеше үзенең талантын күрсәтеп, диплом һәм кыйммәтле приз иясе була ала. Бәйрәм чаралары Бумажниклар микрорайонында, "Азатлык" мәйданында узачак Яңа ел бәйрәме 2018 елның 13 гыйнварында "Исәнме, Иске Яңа ел!" тамашасы белән тәмамлана. Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев