Чыршыны кайчан ташларга?
Яңа ел бәйрәмнәре, каникуллар артта калды, ә кемнәрнеңдер өендә ылыслы купшыкай һаман утырадыр әле. Бәйрәм төсе бирүче, хуш ис таратучы яшел агач белән кайчан хушлашырга? Психологлар чыршыны яңа елның беренче эш көнендә үк ташларга киңәш итә. Ул көнне бу эшкә кулыгыз бармаса, Иске яңа елдан соң да калдырмагыз. Өйнең чыршысыз...
Яңа ел бәйрәмнәре, каникуллар артта калды, ә кемнәрнеңдер өендә ылыслы купшыкай һаман утырадыр әле. Бәйрәм төсе бирүче, хуш ис таратучы яшел агач белән кайчан хушлашырга?
Психологлар чыршыны яңа елның беренче эш көнендә үк ташларга киңәш итә.
Ул көнне бу эшкә кулыгыз бармаса, Иске яңа елдан соң да калдырмагыз.
Өйнең чыршысыз калуы эш көннәре ритмына көйләнергә ярдәм итә икән.
Балаларга да каникулдан соң укуга күңел салу өчен өйдә аның булмавы хәерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев