Шəhри Чаллы

Чыршының урыны үзгәрә

Шәһәр советы утырышында ЗЯБ поселогында 5 катлы сәүдә йорты тәзү турында сүз алып барылды. Әлеге урында һәр елны яңа ел чыршысы куела. Чыршыны исә проспектның икенче ягына куерга дигән карар кабул ителгән.

Әлеге проект авторы Глеб Петрушин әйтүенчә, яңа урын күңел ачу, ял итү өчен кулайрак күренә. Сәүдә үзәгенә килгәндә, ул авангард стилендә эшләнелгән 5 катлы спорт- сәүдә үзәге булачак. Бина эчендә 62, алдында 206 машина кую урыны булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: