Чыршыларны кая куярга?
Яңалыклар тасмасы

Чыршыларны кая куярга?

Яңа ел бәйрәмнәре узды. Шәһәрдәшләребезнең күпчелеге нарат, чыршыларны подъезд төпләренә чыгарып ташлый башлады.

Шәһәрдә аларны файдалы эштә куллану мөмкинлеге дә бар. Теләге булган кешеләр ылыслы агачларны Идел буе экология компаниясе алып килеп, махсус контейнерда калдыра ала. Биредә исә аларны җыеп, Татарстанның фермерлык хуҗалыкларына тапшырачаклар. Чыршы һәм наратларның ылыс-кайрысы терлекләр өчен витаминлы азык буларак кулланыла. Моннан тыш ягулык өчен дә файдаланырга мөмкин. Ылыслы агачларны 31 гыйнварга кадәр Автосборочный проезд 29/63 адресына илтеп тапшырырга була.   
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чыршы

Нет комментариев