Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Covid-19 инфекциясен Чаллыда тагын 49 кеше йоктырган

Татарстанда коронавирусның 266 яңа очрагы теркәлгән. Агымдагы елның 3 апреленә булган мәгълүмат буенча, коронавирус йоктыруның 266 яңа очрагы теркәлгән. 350 кеше ковидтан терелгән.

Чир йоктырган 266 кешенең 49ы хастаханәдә дәвалана. Бу турыда республиканың Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.

Иң күп авыручылар Казан (92),Чаллы (49), Яшел Үзән (15), Түбән Кама (14) һәм Лениногорск (12) районнарында теркәлгән.

Пандемия башланганнан алып Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 138 052 очрагы рәсми рәвештә расланган. Шул ук вакытта ковидтан 130 134 кеше терелгән.

Ике елда 1 881 кеше коронавирустан үлгән, ә узган тәүлектә дүрт кеше шул чир корбаны булган. Алар - 1959, 1956, 1940 елларда туган өч ир-ат һәм 1940 елда туган хатын-кыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев