Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Covid-19 коронавирусыннан прививка ясатмаган татарстанлыларга Сабан туена килмәскә киңәш ителә.

Бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк.

«Вакцинация узмаган, антитәнчекләре булмаган һәм 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә Сабан туена килмәскә киңәш итәбез. Әгәр кеше вакцинация узмаган икән, бәйрәм мәйданы аның өчен ял итү урыны түгел, ә яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы тудыра», — диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе Марина Патяшина.

Патяшина сүзләренчә, бәйрәмдә битлек киеп йөрү мәҗбүри. Сәүдә нокталары бер-берсеннән ераграк куелырга тиеш. Шулай ук антисептик һәм кул юа торган урыннар булырга тиеш, дип хәбәр итә Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек