Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Дакар-2019» раллиенда катнашачак экипажлар составы игълан ителде

Чаллыда узган матбугат конференциясендә «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин «Дакар-2019» раллиенда катнашучы экипажлар составын игълан итте. Очрашу «КАМАЗ-мастер» спорт үзәгендә Россия массакүләм мәгълүмат чаралары өчен традицион пресс-тур командасы тарафыннан оештырылды.

Команда пилотлары Андрей Каргинов һәм Айрат Мәрдиев массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен тренировкалар  трассасында тест узышлары оештырдылар, ә команда җитәкчесе урынбасары Айдар Беляев кунакларга спорт йөк машиналарының эволюциясе турында сөйләде. «КАМАЗ-мастер»ның 30 еллыгына багышланган уникаль тарихи машиналар күргәзмәсе гаҗәеп матур Чулман елгасы яр буенда оештырылды.

Хәзерге вакытта команданы «Дакар-2019» раллиена әзерләү процессы тәмамланып килә. Машиналарның Көньяк Америкага ярышка китүенә нибары бер ай калып бара. Узышта катнашучы Европа машиналарын 6 гыйнварда Перу башкаласы Лимада үтәчәк ярышларда катнашу өчен, 25 ноябрьдә Атлантика аша җибәрергә паромга төшереләчәк. 10 этаптан соң узыш финишы шулай ук Лимада узачак. 

«КАМАЗ-мастер» командасы ярышларда 4 өр-яңа спорт йөк машинасы тәкъдим итәчәк. 2019 елдан йөк зачетында моторларның максималь күләмен чикләүче «Дакар» регламентында, 13 литр тәшкил иткән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, командага яңа эшләнмәләрне, заманча спорт технологияләрен йөртүче булган яңа машинаны һәм команданың юлсыз раллида чыгыш ясау буенча утыз еллык тәҗрибәсен яңадан төзергә туры килде. 2018 елның маенда дөнья күргән һәм КАМАЗ-43509 индексы алган яңа йөк машинасында алты цилиндрлы мотор кулланылган. Моның белән, нигездә, автомобиль конструкцияләрендә сизелерлек үзгәрешләр кертелде.

«Дакар-2019» раллиенда «КАМАЗ-мастер» командасы экипажлары:

Пилот Эдуард Николаев, штурман Евгений Яковлев, механик Владимир Рыбаков.

Пилот Айрат Мәрдиев, штурман Дмитрий Свистунов, механик Әхмәт Галәветдинов.

Пилот Дмитрий Сотников, штурман Дмитрий Никитин, механик Илнур Мостафин.

Пилот Андрей Каргинов, штурман Андрей Мокеев, механик Игорь Леонов.

 

http://nabchelny.ru/news/33975

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X