Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Данир да әллә нәрсә эшли алмады"...

Кешене шаккатыруы бик авыр. Җырлап кына да таң калдырып булмый. Нәрсә генә эшләсәң дә, кызык булырга тиеш - иң кыены шул. Хәзер генә түгел, ул элек тә шулай булган инде. Туйда кунакларны җәлеп итүе кыен. Аеруча номерлар күрсәткәндә, чөнки туйда кем ашый, кем эчә дигәндәй, егетләр бүген кайсысын алып кайтып...

Кешене шаккатыруы бик авыр. Җырлап кына да таң калдырып булмый. Нәрсә генә эшләсәң дә, кызык булырга тиеш - иң кыены шул. Хәзер генә түгел, ул элек тә шулай булган инде. Туйда кунакларны җәлеп итүе кыен. Аеруча номерлар күрсәткәндә, чөнки туйда кем ашый, кем эчә дигәндәй, егетләр бүген кайсысын алып кайтып китим икән дип, кызларга карап утыра… Ә концертта бөтен игътибар сәхнәдә генә, бер максат - концерт карау. Хәзер туйларга да бик йөрмим, юбилейлар алып баруны да бетердем. Алайса шундый гадәт китте: "Ой, минем юбилей иде, энем, алып барсаң иде", - дип, кем иренми, шул чакыра. Бик күп артистларның юбилейларын алып бардым инде яки чыгыш ясадым. Аннан кайбер җырчылар үз концертларына чакыралар. Кеше концертына җайлы гына кушылып китүе авыр. Әйтик, Ләйлә Дәүләтова концертын ул язган сценарий буенча алып бардык. Хатын залда утырды. Һәм концерт беткәч: "Башта тамашачылар о-о, бу малай булгач, күңелле булачак инде, күңелле булачак, диештеләр, ә ахырда залдан что-то Данир да әллә нәрсә эшли алмады дип сөйләнеп чыгып киттеләр", - диде.
Иң яхшысы - сине күрергә дип килгән тамашачыга үз концертыңны күрсәтү. Аңа бит бик ныклап әзерләнәсең, беренче ун концерт үткәнче мин борчылып, нервыланып бетәм. Аннан җайланып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев