Данис Зарипов китәрме?
Өч тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе булган Данис Зарипов әле безне алга таба да үзенең уены белән шатландырырга җыена. «Ак Барс»ның 38 яшьлек һөҗүмчесе киләчәккә булган ниятләре һәм хоккей тирәсендәге башка хәлләр турында фикерләре белән уртаклашкан.
Данис быел «Ак Барс» белән бер еллык килешү төзеде. Шушы яшьтә өйрәнүләр, җыеннар, уеннар, күченеп йөрүләр нигә кирәк инде, аның бит болай да бөтен нәрсәсе бар диючеләргә ул болай җавап биргән: «Спортчы карьерасын төгәлләү турында уйлаганым да юк. Миңа яраткан эшем белән шөгыльләнү ошый, аңардан канәгатьләнү алам. Шуңа өстәп, миңа ышаналар, нәтиҗә көтәләр. Бер генә хоккейчы да моңардан баш тартмаячак. Алда әле гомернең яртысы, йокларга да, күбрәк гаилә белән булырга да өлгерермен. Уйлавымча, тагын бер-ике ел уйный алам әле».
Ул бу юлы ук «Ак Барс» белән ике еллык килешү төзү турында уйлаган булган, әмма соңыннан ике як та бер еллык белән тукталган. Киләчәктә КХЛда үзгәрешләр көтелә – хезмәт хакларының гомуми суммасы буенча катгый чикләүләр кертелә. Шунлыктан клублар әлегә ике еллык килешү төзи алмый. Зарипов үзе моны тагын да яхшырак уйнау, нәтиҗәлерәк эшләү һәм яңа килешү төзү өчен этәргеч булачак дип исәпли. Бүген ул Финляндиядә шәхси программа буенча киләсе сезонга әзерләнә. Җанатарларны тынычландырып, 38 яшьлек хоккейчы: «Борчылмагыз, Квартальнов ничек итеп 41 яшькә хәтле уйнарга һәм шул ук вакытта нәтиҗәлелекне төшермәскә икәнен белә. Барысы да план буенча бара», – дип белдергән. Хоккей сөючеләр белә булыр, быел «Ак Барс»ның өлкән тренеры Зиннәтулла Билалетдинов урынына килгән Дмитрий Квартальнов хоккейчы карьерасын 2007 елда 41 яшендә тәмамлаган иде. Ә Казан клубында ул 2000-2004 елларда чыгыш ясап, 175 уенда 135 очко җыйган.
Данис Зарипов яңа тренерның алымы яңа кубокларга китерәчәк дип исәпли. Алар үз чорында икесе дә бер үк составта уйнаган уенчылар, яшь Данис хәтта аңардан кайбер алымнарны да өйрәнгән. «Техника, динамика, хәйләкәрлек, позицияне дөрес сайлау – болар барысы да аңарда бар һәм ул үз стиле белән ошый иде», – ди Данис Зарипов. Ә команданың капитанын сайлау турында аның фикере болайрак: «Аны тренер түгел, ә команда сайлап куярга тиеш, тавыш бирү булса – тагын да яхшырак. Минем өчен капитан булу-булмавым мөһим түгел».
Күргәнебезчә, Данис әле туктарга җыенмый. Аның өчен хоккей – бөтен гомерен багышлаган эш. «Сәламәтлек булганда һәм барып чыкканда, мин әле уйнаячакмын. Әгәр үз-үземне алдап йөрим дип сизәм икән, ул чакта инде туктаячакмын», – ди ул. Аны үзе артыннан кемнең нәрсә кычкырганы, нәрсә сөйләгәне кызыксындырмый, һәркемнең үз фикерен белдерергә хокукы бар дип исәпли. Аның зур хыялы – улы Артур белән бер командада уйнау. Артур Зариповка әле 16 яшь кенә һәм ул «Ак Барс» яшүсмерләр командасы данын яклый. Тагын берничә елдан бозда аталы-уллы Зариповларны бергә күрү бәхетенә ирешербез әле бәлки.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев