Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дания Хәмидова: “Җиңүне максат итеп куйдык”

Үт­кән ат­на­да КА­МАЗ мә­дә­ни­ят үзә­ген­дә яүс­мер­ләр ара­сын­да ша­ян­нар һәм тап­кыр­лар клу­бы­ның ( ШТК - КВН) өчен­че се­зо­нын ачу­га ба­гыш­лан­ган фес­ти­валь үт­те. Мә­га­риф һәм яшь­ләр бе­лән эш­ләү ида­рә­се һәм "ТА­ТАR PRODUCTION" еvent-агент­лы­гы оеш­тыр­ган фес­ти­валь­дә шә­һәр мәк­тәп­лә­рен­нән 40тан ар­тык ко­ман­да та­тар һәм рус ли­га­сын­да көч сы­наш­ты. Та­тар тел­ле ко­ман­да­лар ара­сын­да - 29нчы...

Үт­кән ат­на­да КА­МАЗ мә­дә­ни­ят үзә­ген­дә яүс­мер­ләр ара­сын­да ша­ян­нар һәм тап­кыр­лар клу­бы­ның ( ШТК - КВН) өчен­че се­зо­нын ачу­га ба­гыш­лан­ган фес­ти­валь үт­те. Мә­га­риф һәм яшь­ләр бе­лән эш­ләү ида­рә­се һәм "ТА­ТАR PRODUCTION" еvent-агент­лы­гы оеш­тыр­ган фес­ти­валь­дә шә­һәр мәк­тәп­лә­рен­нән 40тан ар­тык ко­ман­да та­тар һәм рус ли­га­сын­да көч сы­наш­ты. Та­тар тел­ле ко­ман­да­лар ара­сын­да - 29нчы гим­на­зия, рус ко­ман­да­ла­ры ара­сын­да А.С.Пуш­кин исе­мен­дә­ге 78нче ли­цей ко­ман­да­ла­ры Гран-при­га ла­ек бул­ды­лар. Фес­ти­валь­дән соң без та­тар ко­ман­да­ла­ры ара­сын­да ти­ңе бул­ма­ган "Шай­тан та­як­ла­ры" ко­ман­да­сы җи­тәк­че­се Да­ния Бәх­ти­яр кы­зы Хә­ми­до­ва бе­лән әң­гә­мә кор­дык.

- Да­ния, Гран-при алу­ы­гыз бе­лән кот­лыйм. Ял­гыш­ма­сам, "Шай­тан та­як­ла­ры" үт­кән се­зон фи­на­лын­да да шун­дый юга­ры дә­рә­җә­гә ия бул­ган иде. Шул би­ек­лек­тә ка­лу өчен шак­тый ты­ры­шыр­га ту­ры кил­гән­дер, чөн­ки ко­ман­да әгъ­за­ла­ры­гыз да "яшь­ләр -яшел­ләр" бу­гай.

- Әйе, бы­ел яңа ко­ман­да бе­лән уй­ный­быз. Сен­тябрь ба­шын­да был­тыр­гы сос­тав уен­чы­ла­ры бе­лэн "кас­тинг" үт­кәр­дек - те­лә­ге бул­ган һәр уку­чы­га үзе­нең сә­лә­тен күр­сә­тү мөм­кин­ле­ге бир­дек. Сай­лап алу­да 5нче сый­ныф­лар җи­тез, кыю бу­лу­ла­ры бе­лән ае­ры­лып тор­ды­лар, уй­нар­га те­ләк­лә­ре дә зур иде. Шу­лар­дан ко­ман­да тө­зе­дек. Бы­ел­гы сос­тав яңа бу­лу­га ка­ра­мас­тан, дә­рә­җә­не тө­шер­мәс­кә, ди­гән мак­сат куй­дык. Ми­ңа был­тыр­гы ко­ман­да уен­чы­ла­ры бик бу­лы­ша. Дә­рес­лә­ре тә­мам­ла­ну­га (хә­зер алар баш­ка уку йорт­ла­рын­да бе­лем ала) ва­кыт­ла­рын кыз­ган­мый, гим­на­зи­я­гә ки­лә­ләр. Ба­ла­лар яшүс­мер­ләр үзә­ге­нә (ДЮЦ) ре­дак­ту­ра­га да (но­мер­лар­ны күр­сә­тү) бер­гә йө­ри­без, мә­зәк­ләр­не дә бер­гә яза­быз.

- "Шай­тан та­як­ла­ры"­ның ка­пи­та­ны да яңа бу­гай. Йө­зе та­ныш, ко­ман­да­да бер­ни­чә ел уй­ный кү­рә­сең.

- Әйе, ка­пи­та­ны­быз яңа. Хә­сә­нов Ма­рат - мәк­тәп­нең уку­чы­лар со­ве­ты спи­ке­ры, 10нчы класс уку­чы­сы. Был­тыр­гы се­зон­ның ка­пи­та­ны Са­ет­га­ли­ев Ил­нур - чын мәгъ­нә­сен­дә ос­та­лар­ның ос­та­сы, 9нчы сый­ныф­тан соң гим­на­зи­я­дән кит­те, бы­ел сту­дент­лар ли­га­сын­да уй­ный.

- Ара­да иң шәп уен­чы­ла­ры­гыз­да бар­дыр.

- Иң шәп уен­чы­ла­ры­быз икәү - Гал­лә­мов Ай­наз һәм Фәр­ра­хов Ай­дар. Алар ара­да иң тәҗ­ри­бә­ле­ләр дә, чөн­ки был­тыр ярым фи­нал­да һәм фи­нал­да уй­на­ды­лар. Алар исә­бен­дә ин­де ике Гран-при. Ай­наз һәр як­лап сә­ләт­ле: "Соз­вез­дие-Йол­дыз­лык", "Та­тар ма­лае" һәм баш­ка бик күп кон­курс­лар­да җи­ңү яу­ла­ган бә­лә­кәй йол­ды­зы­быз.

- Да­ния, фес­ти­валь­дә ни­чә ко­ман­да кат­наш­ты, көн­дәш­лә­ре­гез көч­ле иде­ме?

-2015-2016нчы ел­нын се­зо­нын ачу­га ба­гыш­лан­ган фес­ти­валь­дә бар­лы­гы 43 ко­ман­да кат­наш­ты, та­тар те­лен­дә уй­нау­чы ко­ман­да­лар җи­дәү иде. Әл­бәт­тә, көн­дәш­ләр көч­ле, чөн­ки ал­да­гы се­зон­нар­да да шу­шы ук сос­тав­та уй­на­ган ко­ман­да­лар бар. Бил­ге­ле, алар чы­нык­кан һәм тәҗ­ри­бә­ле. Лә­кин КВН уен­чы­ла­ры сәх­нә­дә ге­нә бер-бер­се­нә көн­дәш. Сәх­нә ар­тын­да алар бө­те­не­се бер га­и­лә ке­бек. Бер-бер­се­нә та­я­ныч, һәр­чак яр­дәм күр­сә­тер­гә әзер.

- Сез­нең өчен уен­ның иң авыр миз­ге­ле кай­сы?

- Ре­дак­ту­ра ди­сәм ял­гыш­ма­мын. Чөн­ки ДЮЦ­та тәҗ­ри­бә­ле уен­чы­лар без­нең әзер­лек­не, мә­зәк­ләр­нең кы­зык­лы­лык дә­рә­җә­сен, яңа­лы­гын һәм сәх­нә­дә ку­е­лы­шын бә­я­ли­ләр. Алар без­дән ос­та, та­ма­ша­чы­га нәр­сә оша­га­нын бе­лә­ләр, шу­ңа кү­рә ос­таз­лар­ның бә­я­лә­ве һәм тәкъ­дим­нә­ре без­гә бик мө­һим. Кай­ва­кыт ре­дак­ту­ра­дан соң биш мә­зәк­тән бер­се ге­нә ка­ла. Яңа­ла­рын бер көн­дә язар­га, иң ях­шы­ла­рын сай­лап уй­нар­га ки­рәк. Уен­да та­гын шу­ны­сы шарт: сәх­нә­гә чык­кач, ко­ман­даң­ны оят­ка кал­дыр­мас­лык итеп, үз ро­лең­не җи­ре­нә җит­ке­реп, кы­зык итеп уй­нау мө­һим. Ко­ман­да­ның уңы­шы - һәр уен­чы­га бәй­ле бит. Мик­ро­фон­ны дө­рес то­ту, сәх­нә эти­ке­ты, юга­лып кал­мау, та­ма­ша­чы­ның игъ­ти­ба­рын яу­лау җи­ңел эш тү­гел.

- Җи­ңү­гә өме­те­гез зур иде­ме? Бү­ләк­ләр...

- Һәр ко­ман­да да уен­га җи­ңү өмет итеп ки­лә­дер. Был­тыр­гы чем­пи­он­нар бу­ла­рак без өмет­лән­дек ке­нә тү­гел, җи­ңү­не мак­сат итеп куй­дык һәм шу­ңа иреш­тек тә. Жю­ри әгъ­за­ла­ры нә­ти­җә­ләр­не әйт­кән­дә, кү­ңел­дә­ге хис-той­гы­лар­ны аң­ла­тып бе­те­рер­лек бул­ма­ды. Ә ин­де, "Гран-при 29нчы гим­на­зи­я­нең "Шай­тан та­як­ла­ры" ко­ман­да­сы­на би­ре­лә!" ди­гәч, шат­лы­гы­быз эче­без­гә сый­ма­ды. Бү­ләк­кә кил­гән­дә, ул - "ТА­ТАR PRODUCTION" агент­лы­гын­нан 2000 сум­лык сер­ти­фи­кат һәм иң зур бү­ләк - оны­тыл­мас­лык миз­гел­ләр.

- Да­ния, КВН ко­ман­да­сы җи­тәк­че­се бу­лу га­ди ва­зи­фа тү­гел. Сез ки­лү­гә, "Шай­тан та­як­ла­ры" бик тиз үсә баш­ла­ды: икен­че се­зон фи­на­лын­да Гран-при­га ла­ек бу­луы - шу­ның дә­ли­ле.

- Ко­ман­да­ны был­тыр гы­на җи­тәк­ли баш­ла­сам да, тор­мы­шым­да КВН ин­де күп­тән­нән: 8нче сый­ныф­та укы­ган­да шө­гыль­лә­нә баш­ла­ган идем. Га­ли Акыш исе­мен­дә­ге 84нче ли­цей­ның "Оба-на" ко­ман­да­сы сос­та­вын­да 4 ел уй­на­дым, 2009 ел­да "Мисс КВН" ти­ту­лы­на ла­ек бул­дым. Шу­ңа кү­рә КВН җи­тәк­че­се бу­лу ми­ңа оеш­ты­ру ягын­нан авыр тү­гел. Ә ме­нә эмо­ци­о­наль як­тан җи­ңел ди­мәс идем: ко­ман­дам сәх­нә­дә чак­та бик дул­кын­ла­нам, йө­рә­гем күк­рәк чит­ле­ген­нән си­ке­реп чы­гар хәл­гә җи­тәм. Лә­кин җиң­гән­нән соң кү­ңел­дә ту­ган хис­ләр, ба­ла­лар­ның һәм үзем­нең бә­хет­ле күз яшь­лә­ре бар­лык авыр­лык­лар­ны оныт­ты­ра. Әл­бәт­тә, мә­зәк­ләр һәм ми­ни­а­тю­ра­лар яз­ган­да баш "шарт­лый", чөн­ки гел яңа мә­зәк­ләр ки­рәк, алар­ны ка­рап та­ма­ша­чы кө­лер­лек бу­лыр­га ти­еш. Был­тыр­гы уен­чы­ла­рым­ның яр­дә­ме зур. Яңа уен­чы­лар­ны да мә­зәк­ләр язу ос­та­лы­гы­на өй­рә­тә­без.
Гим­на­зия җи­тәк­че­ле­ге дә ми­ңа һәм ко­ман­да­га зур та­я­ныч һәм те­рәк. Җи­ңү­лә­ре­без­дә ди­рек­то­ры­быз Нәр­киз Ве­нер улы Ка­ша­пов­ның, ди­рек­тор­ның тәр­бия эш­лә­ре бу­ен­ча урын­ба­са­ры Ве­не­ра Ис­лам кы­зы Хө­сә­е­но­ва­ның, пе­да­гог-оеш­ты­ру­чы Эль­ви­ра Рөс­тәм кы­зы Ха­ри­со­ва­ның өлеш­лә­ре зур. Алар­га чик­сез рәх­мәт­ле­без.

- 2015-2016 уку елы­ның КВН уен­на­ры баш­ла­на гы­на әле. Ал­да "Шай­тан та­як­ла­ры"н чи­рек, яр­ты фи­нал һәм фи­нал уен­на­ры кө­тә. Яңа җи­ңү­ләр юл­даш бул­сын сез­гә.
- Рәх­мәт, уен­нар­га кө­теп ка­ла­быз.

Әң­гә­мә­дәш Ил­ги­зә ЛОТ­ФУЛ­ЛИ­НА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X