Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дания НУРУЛЛИНА: “Театр – гыйбрәт ала торган урын”

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисткасы Дания Нуруллина - татар театры сәхнәсендә якты йолдызларның берсе. Быел аның иҗади эшчәнлегенә ярты гасыр тула. Күпкырлы талантлы шәхес фидакарь хезмәте өчен Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемнәргә лаек булды. Дания ханым Чаллы тамашачысын бик ярата. "Биредә ихлас, сәнгатьне аңлый торган...

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисткасы Дания Нуруллина - татар театры сәхнәсендә якты йолдызларның берсе. Быел аның иҗади эшчәнлегенә ярты гасыр тула. Күпкырлы талантлы шәхес фидакарь хезмәте өчен Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемнәргә лаек булды. Дания ханым Чаллы тамашачысын бик ярата. "Биредә ихлас, сәнгатьне аңлый торган кешеләр яши", - ди ул. Бүген газета укучыларыбызга Дания Нуруллина белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

- Дания ханым, 2016 елда Сезнең өчен истәлекле вакыйгалар күп: театр сәнгатенә килүегезгә 50 ел, үзегезгә 70 яшь тула. Бу инде үткәннәрне барларга менә дигән сәбәп. Сез совет чорында Казанда туып-үскән кеше. Татар телендә матур итеп сөйләшәсез. Ана телебезне өйрәнергә барлык мөмкинлекләр булган заманда күп кенә милләттәшләрнең балалары татар телен белми. Баланың үсешенә, телләр белүенә, һөнәр сайлавына нәрсә йогынты ясый дип уйлыйсыз?

- Минем фикеремчә, боларга гаилә зур йогынты ясый. Мин моны үземнән чыгып әйтәм. Балачагым, яшүсмер елларым кунаклар җыярга, җырларга-биергә ярата торган күркәм гаиләдә узды. Кечкенәдән үк халкыбыз моңнарының матурлыгын тоеп, дәртле биюләрне күреп үстем. Артист булырга, сәхнәдә чыгыш ясарга хыялландым. Укырга кергәч, бию түгәрәгенә язылдым. 1960 еллар башында сәнгатьнең бу төре белән профессиональ дәрәҗәдә балерина З.Чарушинада шөгыльләндем.

- Белүемчә, Сезгә театр училищесына барырга да ул киңәш иткән?

- Әйе, аның киңәше белән, 8нче сыйныфтан соң театр училищесына документларымны тапшырдым. Ләкин кабул итмәделәр, үскәч килерсең, диделәр. 9нчы сыйныфтан соң тагын бардым. Бу юлы мине училищега алдылар. Прозат Исәнбәт курс җитәкчесе иде.

- Мәрхүм Прозат ага бик күп күп артистларга канат куйган педагог һәм режиссер. Аның дәресләре Сезнең хәтердә нинди эзләр калдырды?

- Прозат Исәнбәт актерлык осталыгы дәресләрен, этюд буенча дәресләрне кызык һәм мавыктыргыч итеп алып бара иде. Ул киткәч, безнең курс белән бераз Рифкать Бикчәнтәев җитәкчелек итте. Аннары Камал театрының күренекле актеры Нәҗип Гайнуллинны курс җитәкчесе итеп билгеләделәр. Ул безне чыгарды. 1966 елда Марсель Сәлимҗанов Роберт Әбелмәмбәтов (ул мәрхүм инде) белән мине Камал театрына эшкә алды. Төркемдәге 16 кыз арасыннан фәкать миңа гына Камалда эшләү бәхете елмайды. Мин икенче курста укыганда ук бу театрның режиссеры Ширияздан Сарымсаков Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" спектакленнән Шәфәкъ ролен биргән иде. (Премьерага килгән Мостай Кәрим Дания Нуруллинаның ролен җылы кабул итеп, рәхмәт белдергән. - З.Г.)

- Дания ханым, Шәфәкъ белән башланган иҗат юлыгыз уңышлы булды. Берсеннән-берсе матур рольләрегез белән тамашачыларны сөендерүегезне дәвам итәсез.

- Аллага шөкер, бер сезонда да рольсез калмадым. Режиссерлар мине үз спектакльләренә алдылар. Эшкә килгән елның кышында Нәкый Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектаклендә Айсылу ролен бирделәр. Баш режиссер Марсель Сәлимҗанов куйган бу әсәр театрда уңыш белән барды. Мин үз ролемне бик яраттым. Кызыма да Айсылу исемен куштым. Аннары Туфан Миңнуллинның "Ир-егетләр"ендә - Сайра, Нурихан Фәттахның "Кол Гали"ендә - Чәчәк, Хәй Вахитның "Туй алдыннан"ында - Йолдыз, Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр"ендә - Гөлфинә, Шәриф Хөсәеновның "Әни килде"сендә - Саймә, Туфан Миңнуллинның "Гөргери кияүләре"ндә - Гөрпинә, Илгиз Зәйниевның "Үлеп яратты"сында - Мөхлисә һ.б. Уйнаган һәр ролем кадерле. Шөкер, аларны тамашачылар да җылы кабул итте.

- Сез бүген дә тамашачыларның яраткан артисткасы. Соңгы еллардагы рольләрегезгә дә тукталып үтегез әле.

- Өлкән яшьтә булуыма карамастан, мин әле дә сәхнәдә. Театр репертуарында уңыш белән бара торган "Үлеп яратты", "Сөясеңме, сөймисеңме", "Гөргери кияүләре"ндә уйныйм. Бу рольләремне яратам. Радик Бариев куйган "Сөясеңме, сөймисеңме" спектаклен 2 ай эчендә чыгардык. Бик гыйбрәтле спектакль. Тамашачылар һәр җирдә җылы кабул итәләр, 5әр тапкыр сәхнәгә чакырып чыгарганнары да бар. Бүген, гаилә кыйммәтләре югалган вакытта, бу спектакльдән күпләр гыйбрәт ала. Гомумән, театр тәрбия бирә, гыйбрәт ала торган урын. Болар өстенә, татар театрлары татар телен, гореф-гадәтләрне саклауга да зур өлеш кертә.

- Дания ханым, кайбер татар театрлары рус телендә спектакль куя башладылар. Татар теленең киләчәге турында Сезнең фикерне беләсе килә.

- Бу сорауга Ркаил Зәйдулланың "Үлеп яратты" спектаклендәге Мөхлисә Бубый сүзләре белән җавап бирәм. Ул бик акыллы, зыялы, 1917 елда бердәнбер хатын-кыз казый булган. Бу драматик рольне бик яратып уйныйм. Мөхлисә Бубый спектакль ахырында: "Мин балалар укыттым. Балаларга дини тәрбия бирдем. Хатын-кыз милли җанлы булса, милләт югалмас, иншаллаһ", - ди. Мин героинямның фикерләрен хуплыйм.

- Җиденче дистәне вакласагыз да, Сез бер дә үзгәрмисез - чибәр, сылу гәүдәле... Моның сере нидә?

- Гәүдәнең үзгәрмәве геннар буенча нәселдән килә. Мин бик күзәтүчән кеше. Кешеләрне, аларның гамәлләрен күзәтеп, үземә нәтиҗә ясыйм. Усал, явыз, көнче булырга ярамый. Мин гомерем буена кешеләрнең уңышына шатланып яшим. Һәр кеше шәхес, аларның яхшы якларын күреп, хөрмәт итәргә кирәк.

- Дания ханым, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә юбилейлар елы уңышлар китерсен. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын. Безне сөендереп, оныгыгыз Айнурга терәк булып, бәрәкәтле гомер кичерегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев