Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Даруларны калдырмагыз!

Бакчаларга, табигать кочагына барганда әллә нинди хәлләргә юлыгуыбыз бар. Кемдер егылып яраланырга, икенче берәү исә эсселектән хәлсезләнергә мөмкин. Мондый очракларда югалып калмас өчен үзебез белән менә нәрсәләр алырга кирәк:

Нашатырь спирты - кояш сугып аңны җуйганда, хәл киткәндә иснәтәләр, шулай ук бал кортлары, шөпшә чаккан очракта да файдаланалар (укны алганнан соң, нашатырьны мамыкка манып, тешләгән урынга куялар).

Нитроглицерин һәм валидол - өлкән яшьтәге кешеләр өчен кирәк, чөнки җәйге бөркү һава, физик эш үзләрен моңа кадәр сәламәт санап йөргән кешеләрнең дә йөрәгенә бәрергә мөмкин.

Тавегил яки фенкарол, яисә супрастин - үсемлекләр чәчәк атканда һәм бөҗәкләр тешләүдән аллергиядән интегүчеләргә кирәк.

Альбуцид - күзгә арпа чыкканда, конъюнктивит булганда яки күзгә әйбер кергәндә.

Анальгин - баш авыртканда һәм теш сызлаганда, радикулит вакытында, сеңерләр тартылганда. Ул шулай ук температураны да төшерергә булыша. Теләгәндә аны баралгин, темпалгин яки пенталгин белән дә алыштырырга мөмкин.

Иммодиум, линекс, смекта - эч киткәндә эчәләр.

Но-шпа, дротаверин - эч авыртканнан.

Неоинтестопан, фталазол - агуланганда.

Корвалол, пустырник - тынычлану өчен.

Бибан, Гардекс - черкиләр тешләгәннән.

Бинт, мамык һәм пластырь - нәрсәгә кирәклеген үзегез дә яхшы беләсез. Водород перекисе - гади һәм арзанлы әйбер, әчеттерми, яхшы юа, ярадагы пычракларны зарарсызландыра, кан китүне туктата.

Зеленка яки йод та комачау итмәс. Йодның спиртлы кушылмасы урынына аның сулы кушылмасын файдаланырга мөмкин, ул яндырмый, яраны ялкынсындырмый. Аның белән пешкән урыннарны да эшкәртергә мөмкин, чөнки ул тирене саклаучы элпә белән каплый. Әгәр тамагыгыз авырта икән, көнгә өч мәртәбә аны содалы йод кушылмасы (1 стакан җылы суга 1 чәй кашыгы сода һәм 10 тамчы спиртлы йод катнашмасы) белән чайкарга кирәк. Бу тәмсез әйбер, аның каравы бик тә файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев