Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларыннан билгеле булды.
Мәскәү вакыты белән 15.18 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашучылар саны 15,17 процент тәшкил итә. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларыннан билгеле булды.
Бүген Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.
Татарстанда сайлауларны үткәрүне 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2,7 меңнән артык участок сайлау комиссиясе тәэмин итә. Республикада барлыгы 2 миллион 923 мең 997 сайлаучы теркәлгән.
Нет комментариев