Давылга әзер булыгыз!
Аның көче уртача дип бәяләнә.
Җирдә бүген чираттагы магнит давылы башланды. Бу кояшта булган тирбәлеш нәтиҗәсе. Аның көче уртача дип бәяләнә (G2 классына туры килә) һәм ул озакка сузылмаячак, ди “Фобос” һава торышын күзәтү үзәге әйдәп баручы белгече Михаил Леус.
Шулай да мондый вакытта хроник авырулары булган һәм өлкән яшьтәге кешеләргә сәламәтлекләренә игътибарлы булырга киңәш ителә. Кояш активлыгы арткан көннәрдә аларның башлары авырта һәм сәламәтлекләре белән бәйле башка проблемалар барлыкка килә, дип аңлата табиблар. Җирнең электромагнит кыры үзгәрү сәбәпле кан куерырга да мөмкин, дигән фикер дә бар.
Магнит давылларына тәэсир итүне җиңеләйтү өчен, белгечләр күбрәк ял итәргә, йокыны туйдырырга һәм саф һавада йөрергә киңәш итә. Ә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә даруларын кабул итүне дәвам итәргә һәм табибларның киңәшләрен үтәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев