Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Денис Мацуев Чаллыда чыгыш ясады

Кичә Чаллыда «КАМАЗ» ААҖ чакыруы буенча Россия Федерациясенең халык артисты, Иветта Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» Хәйрия фонды Президенты Денис Мацуев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры «КАМАЗ-мастер» спорт командасы хөрмәтенә концерт бирделәр.

Кунакларны Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов сәламләде: «Ел саен егетләрне чираттагы «Дакар»га озатканда, без алар өчен борчылабыз һәм өйләренә җиңү белән кайтуларын көтәбез, нәкъ менә алар мактау баскычына күтәрелер һәм турнир таблицасының югары баскычларын биләячәкләренә ышанабыз. Быелгы җиңү үзенчәлекле булды. Безнең узышчыларның берьюлы дүрт беренче урынны яулавы бик мөһим!», – диде ул.

Моннан тыш, Чаллыда Мәскәү педагогларыннан мастер-класслар һәм Фонд стипендиясе алу өчен тыңлаулар узды.

Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина ярдәме белән мастер-классларга һәм тыңлауларга Чаллы сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне генә түгел, ә Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнарында яшәүче сәләтле балаларны да чакырдылар.

«Без бергә зур эш башкардык – безгә Мәскәү музыка мәктәбе профессорлары килде һәм бөтен Яр Чаллы округыннан сәләтле балалар өчен мастер-класслар һәм тыңлаулар оештырдылар. Бу балалар дәрәҗәле фестивальләрдә катнашу, җәйге иҗади мәктәптә белем алу һәм исемле стипендияләр алу мөмкинлеге алалар. Бүгенге чара безнең йолдызчыкларыбызның хыяллларын чынга ашырырга ярдәм итсен!», – диде Әлфия Когогина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы