Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутат әфганчының фатирына ремонт ясый

Шәһәрдәшебез, хәрби хәрәкәтләр ветераны, әфганчы Рафис Сәхиповка ярдәм кирәк була – аның бер бүлмәле фатиры яшәргә яраксыз хәлгә килгән: биредә электриканы тулысынча алмаштырырга, стена, идән, түшәмнәрне рәткә китерергә, яңа җиһазлар урнаштырырга кирәк. Ветеран нибары 11 мең сум пенсия ала, шуңа ай буе яшәргә мәҗбүр. Җитмәсә, соңгы вакытта сәламәтлеге бик какшаган, ике инсульт кичергән.

Ветеранга ярдәмгә «СтройТраст» компаниясе генераль директоры, «Роста» партиясеннән шәһәр советы депутаты Раил Минегалиев алынды. Аның булышлыгы белән Рафис абыйның фатирында капиталь ремонт башланды. 

– «Ветеранга ярдәм» проекты турында күптән уйлап йөри идем. Бу эшкә ныклап тотынып, күбрәк кешегә булышырга планлаштырабыз. Ярдәм кирәк кешеләр бик күп. Шунысы куанычлы: без үзебез генә түгел, бүген проектка дистәләгән кеше кушылды. Принцибым – мин беркайчан да акча җыймыйм! Безнең проектка кушылырга теләүчеләр ремонт материаллары, җиһазлар яки башка кирәк-яраклар белән ярдәм итә алалар, – дип сөйли Раил Минегалиев.

– Без «Уют» ТОС рәисе Мәрьям Мостафина белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Рафис абый турында да ул әйтте, ярдәм сорап ул мөрәҗәгать итте. Фатир бик начар хәлдә иде. Без иң беренче, машина чакыртып, бөтен булган әйберне чүплеккә ташладык. Пенсиясенең кечкенә булуына карамастан, Рафис абый ничек тә фатирын тәртипкә китерергә тырышкан. Берничә ел элек тәрәзәсен алмаштырган булган. Өенә диван, телевизор һәм башка җиһазлар алган. Тик бөтенесен дә эшләп бетерергә акчасы да, хәзер инде сәламәтлеге дә юк, – дип сөйли «СтройТраст» компаниясенең әйдәп баручы экономисты, шәһәр советы депутаты ярдәмчесе Айдар Фәхретдинов.  

Рафис абый әлеге фатирда 1995 елдан яши. Кызганыч, җиде ел элек тормыш иптәше вафат булган, балалары да булмаган. Ветеранның Чаллыда яшәүче апасы бар, тик ул үзе дә олы яшьтә, гел генә булышып тора алмый. 

– Рафис абыйга әфганчы дуслары да ярдәм итмәкче булган. Хәтта бүлмәләрендәге обойларны куптарып, яңаларны алырга вәгъдә иткәннәр. Тик эш ахырына гына җитмәгән. Шуннан соң ничә еллар буе абый бик начар хәлдәге фатирда яшәргә мәҗбүр булган. Аллага шөкер, битараф булмаган кешеләр бар. Алар Раил Габделхәевичка чыктылар, депутат берсүзсез ярдәм итәргә алынды, – дип дәвам итә Айдар Фәхретдинов. 

Бүген фатирда тулы куәтенә ремонт эшләре бара. Электрика эшләрен төгәлләгәннәр, алга таба идән өслекләрен алмаштырачаклар, түшәмнәрне ясыйлар, юыну бүлмәсен ремонтлыйлар, бүлмәләрдә обойлар ябыштыралар, линолиум җәяләр. Ремонтны бер ай эчендә төгәлләргә планлаштыралар һәм ветеранга беренче вакытны кирәк булачак техника да алып бирергә уйлыйлар. Рафис Сәхипов исә вакытлыча инвалидлар өчен «Изгелек» реабилитация үзәгендә яши һәм биредә дәвалану үтә.  

– Тумышым белән Пермь якларыннан мин. Әтием Тукай районы Калмия авылыннан. 1976 елларда без гаиләбез белән Чаллыга күченеп килдек, мин 4нче сыйныфка укырга кердем. 1984-1986 елларда Әфганстанда хезмәт иттем. Армиядән соң Чаллыга кайттым, двигательләр заводына эшкә урнаштым, аннары Себердә эшләдем, кешегә дә эшләп йөрдем. Бу фатирымны 1995 елда алдым. Тормыш иптәшем белән дә монда яшәдек. Хәзер үзем генә калдым... Кызганыч, эшли алмыйм, сәламәтлегем бик какшады, 2нче группа инвалид мин. Әфганчы буларак «Изгелек»тә елына ике тапкыр реабилитация үтәм.

Юлымда шундый олы йөрәкле кешеләр очравына сөенеп бетә алмыйм. Фатирым бик начар хәлдә иде. Уңайлы, чиста, ремонт ясалган фатир турында хыяллана да алмый идем. Бу ниндидер могҗиза кебек, – дип сөйли Рафис абый бу хәлләргә ышанып та бетә алмыйча.

 

Әлбәттә, Раил Минегалиевны һәм аның кул астында эшләүчеләрне дә, «Ветеранга ярдәм» проектына кушылучы башка игелекле затларны да чит кешегә булышырга беркем дә мәҗбүр итми. Теге яки бу проблеманы хәл итүдә ярдәм сораганда битараф калмаучы җитәкчеләрнең берсе ул Раил Минегалиев. Арабызда кеше кайгысыннан читтә калмаучы яхшы кешеләр күп. Алар алмашка берни сорамыйлар, бары тик чын күңелдән игелек эшлиләр.

/ Гөлия Ибатуллина фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев