Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутатлар мәктәпләргә килә

8-13 февраль көннәрендә ТР Дәүләт Советы, муниципаль органнар депутатлары гомуми белем бирү мәктәпләрендә "парламент дәрес"ләре үткәрәчәк. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Дәүләт Советында республиканың төп закон чыгару органының 2016 нчы елгы эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә ТР ДС секретаре Лилия Маврина белдерде. "Яңа ел каникулларыннан соң, депутатлар корпусы актив рәвештә эшкә...

8-13 февраль көннәрендә ТР Дәүләт Советы, муниципаль органнар депутатлары гомуми белем бирү мәктәпләрендә "парламент дәрес"ләре үткәрәчәк. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Дәүләт Советында республиканың төп закон чыгару органының 2016 нчы елгы эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә ТР ДС секретаре Лилия Маврина белдерде.

"Яңа ел каникулларыннан соң, депутатлар корпусы актив рәвештә эшкә тотынды, коллегияләр уздыруда да актив катнашабыз. Без депутлар алдында муниципаль берәмлекләрдә җирле үзидарә органнарының хисап сессиясендә генә түгел, ә күпкә ачык сөйләшүләр булган гражданнар җыенында да катнашу бурычы куябыз. Бу очрашуларда бирелгән сорауларны һәр депутат куен дәфтәренә теркәп куеп, аның уңай чишелешен кайгырта", - дип билгеләп узды Лилия Маврина.

ТР парламенты секретаре әйтүенчә, 8-13 февраль көннәрендә Дәүләт Советы, муниципаль орган депутатлары гомуми белем бирү мәктәпләрендә "парламент дәресе"үткәрүдә катнашачак. Традициягә әйләнгән бу чараның быелгы темасы - "Граждан, җәмгыять, дәүләт". Лилия Маврина "парламент дәресләре"нең 2009 нчы елдан бирле уздырылуын шәрехләп үтте. "Мәктәпләрдә очрашып, төрле проблемалар турында сөйләдек, актуаль темаларны күтәрдек", - диде ул. Аның сүзләренә караганда, "парламент дәресе" барышында игълан ителәчәк конкурсларга апрель аенда йомгак ясалачак. "Кагыйдә буларак, бу чаралар бик кызыклы үтә. Нәтиҗәләрне Парламентаризм көне алдыннан, 26 нчы апрель көнне чыгарырга ниятлибез", - дип белдерде Л. Маврина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев