Диабеттан курыкмыйбыз
14 ноябрьдә Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Нәкъ менә бу көнне моннан 126 ел элек инсулинны уйлап табучы Фредерик Бантинг дөньяга килгән. Яр Чаллыда 152 бала шикәр диабетының инсулинга бәйле төре белән исәптә тора. Шуларның 20 % - 7 яшькә чаклы балалар, 30 % - 7-11 яшьлекләр,...
Балаларга әлеге чир белән килешеп яшәү аеруча авыр булса да, белгечләр: "Диабет - ул үлем карары түгел, ә тормыш рәвеше", - дип белдерәләр. Кеше төрле авырлыкларны җиңәргә өйрәнеп шәхес буларак камилләшә.
Кама балалар медицина үзәгендә үткәрелгән Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көненең максаты да җәмәгатьчелекне әлеге куркыныч авыруның сәбәпләре, билгеләре, өзлегүләре һәм дәвалау алымнары белән таныштырудан гыйбарәт. Шәһәрнең баш балалар эндокринологы Роза Сәлимуллина тәкъдиме белән үткәрелгән әлеге чарага шикәр диабеты диагнозлы балалар тәрбияләләнүче гаиләләр чакырылды. Өлкәнрәк балалар өчен "диабет мәктәбе" оештырылды. Кайбер балалар мисалында ике атна дәвамында салмыйча йөреп булырлык кандагы шикәр дәрәҗәсен үлчәү чаралары күрсәтелде.
«Undergraund rock school» рок мәктәбе җитәкчесе Ярослав Гользаузерның килүе дә балаларның кәефен күтәреп җибәрде. Балалар үзләре дә әти-әниләре өчен зур концерт әзерләгәннәр. "Ак юл" креатив агентлыгы җибәргән сабын куыклары исә бәйрәмнең иң күңелле мизгеле булды. Файдалы һәм матур чарадан яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.
Белешмә өчен:
Диабет - ул ашказаны астындагы биз тиешле дәрәҗәдә инсулин эшләп чыгармаганда яисә эшләнелеп чыккан инсулин организм тарафыннан нәтиҗәле файдаланылмаганда килеп чыгучы хроник авыру. Инсулин- кандагы шикәр күләмен тәртипкә салучы гормон. Канда шикәр күләме зур булу вакыт узу белән организмның күп кенә системаларында өзлегүләр барлыкка китерә, аеруча нервларга һәм кан тамырларына җитди зыян салына.
Диабетның ике төре бар. Беренче төре - инсулинга бәйлелек. Диабетның әлеге төре белән 30 яшькә кадәрге кешеләр җәфа чигә. Мондый авырулар чамадан тыш сидек бүленеп чыгуга, һәрвакыт ач булу хисенә, гәүдә авырлыгы кимүгә, күз күрүе начараюга, талчыгуга зарланалар. Мондый билгеләр сизелә башлауга ук кичекмәстән табиб-эндокринологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Икенче төр диабет белән нигездә өлкән яшьтәге һәм таза булган кешеләр авырый. Икенче төр диабетның билгеләре беренче төрнеке белән охшаш булырга да мөмкин, әмма еш кына әлеге билгеләр тонык күренергә мөмкинннәр. Мондый авырулар диета тотып, актив яшәү рәвеше алып барып, кандагы шикәр күләмен нормада тота алалар. Тәмәке тартмаучы, кандагы шикәр, артериаль басым, холестерин күләмен контрольдә тотучылар авыруның үсешен тоткарлап тора алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев