Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Диңгез суы тәмлеме?

Соңгы вакыттагы бик әһәмиятле сәяси вакыйга буларак, Кырым ярымутравы проблемасы бөтен дөнья халкын "йокыдан уятты". Бөтен җирдә - почта бүлекләрендәге озын чиратларда булсынмы, субсидия рәсмиләштерү өчен тезелгән су буе халык төркеме арасындамы - сөйләшү, фикер алышуның төп темасы - Кырым вакыйгалары. Кайберәүләр әйтергә мөмкин: "Туйдырдыгыз инде шул ярымутравыгыз белән", -...

Соңгы вакыттагы бик әһәмиятле сәяси вакыйга буларак, Кырым ярымутравы проблемасы бөтен дөнья халкын "йокыдан уятты". Бөтен җирдә - почта бүлекләрендәге озын чиратларда булсынмы, субсидия рәсмиләштерү өчен тезелгән су буе халык төркеме арасындамы - сөйләшү, фикер алышуның төп темасы - Кырым вакыйгалары. Кайберәүләр әйтергә мөмкин: "Туйдырдыгыз инде шул ярымутравыгыз белән", - дип. Әмма, ашыкмый торыйк, җәмәгать!

Без, Татарстан татарлары, Рәсәй төбәкләрендәге татарлар, бу өлкәдә үз сүзебезне әйтергә хаклы. Чөнки кайда гына яшәсәк тә, бер-беребезгә таяныч булырга тиешбез.

Татарстан депутатлары һәм дәүләт җитәкчеләре соңгы көннәрдә Кырымда еш булалар. Әмма алар ни өчендер үзләре белән үз вакытында Татарстан суверенитетын яклап, геройларча көрәшкән милли хәрәкәт вәкилләрен чакырмыйлар, ияртмиләр. Бер акыл иясе: "Кто наевшись выбрасывает остаток хлеба и согревшись выкидывает шубу - тот глуп", - дип әйткән. (Монысы инде икенче тема).

Кырым татарларының Милли Мәҗлесе җитәкчесе Рифат Чубаров Кырымдагы вакыйгаларны болайрак бәяләде: "Ни өчендер соңгы көннәрдә безне, кырым татарларын, хәтта гомер буе дошман күрүчеләр дә "ярата" башлады. Кайберәүләре үз вакытында безгә карата кылынган вәхшилекләрен, явызлыкларын "тарихи хата" дип бәяләп, яңадан дуслашырга, туганлашырга кыстыйлар. Ә без шул хаталар аркасында ярты халкыбызны югалттык".

Бүгенге Рәсәй сәясәтчеләре фикеренчә, бу "хата"ны тормышка ашыручы, уйлап чыгаручы бердәнбер кеше ул - канлы диктатор, явыз Сталин икән бит. Әйе, Сталин ни өчендер татарларны күрә алмаган. Әмма, меңләгән кырым татарларын бер Сталин гына атка атланып, чыбыркы белән куып, вагоннарга төямәгән бит. Аның янында да үз вакытындагы Жириновский "соколлары", Лука Канашевичлар булган. Ә явыз Сталин монда җинаять эшен оештыручы, команда бирүче организатор. Әгәр интернетка күз салсагыз, анда кырым татарларына карата кылынган җинаятьнең "заказчылары" булуы да күренә.

Халыкара юридик нормалар буенча, бу эш геноцид дип аталырга һәм аңа тиешле бәя бирелергә тиеш. "Срок давности" дигән юридик термин да мондый вакытта кулланылмый. Ә инде кырымлыларга үз гражданнарына карата кылынган коточкыч җинаятьне оештыручы һәм башкаручылар СССР дип аталган дәүләт җитәкчеләре икәнен исәпкә алсак, бу инде бернинди дә мантыйкка сыймый торган күренеш. Имеш, сугыш вакытында кырым татарларының бер өлеше Гитлер яклы булган. Ә нимес ягына чыгып, СССРга каршы сугышкан молдованнарны, Власовчы урысларны һәм башкаларны исәпкә алсак, ничегрәк килеп чыга? Советлар Союзы Герое дәрәҗәсенә җиткән Ватанны саклаучы кырым татарларын кая куярга?

Кырым җирендә 1944 елда башкарылган явызлык турында күп язылган һәм язылачак та. Чөнки, Аллага шөкер, кырым татарларының бер өлеше исән калды. Әле алар да бу турыда үз сүзләрен киләчәктә әйтерләр.

1978-79 елларда КамАЗ төзелешендә эшләгәндә, минем Рәшит исемле дустым бар иде. Мин аның белән төзелеш бригадасында бергә эшләдем. Күпмедер вакыт, аның гаиләсе Чаллыга килгәнче, тулай торакта да бергә яшәдек. Рәшит башта үзен үзбәк милләтеннән дип танытты. "Әз-мәз татарча да сукалыйм", - диде. Шулай бервакыт эштән соң автобуска төялеп, тулай торакка кайтабыз. Без - ике татар егете һәм үзбәк Рәшит - көлешә-көлешә ниндидер вакыйга турында үзебезнең туган телдә бәхәсләшәбез. Рәшит тә кыенсынып кына татарча сүзләр кыстыра. Шулай күңелле генә кайтканда, автобусның арткы утыргычларындагы 3-4 ир заты безнең якка акаеп карадылар да: "Эй, вы, чурки, говорите на человеческом языке, хватит тараторить, а то мы вам сейчас ...", - дип кычкырып куйдылар. Без башта боларга игътибар бирмәдек, чөнки алар салмыш иделәр. Сөйләшүебезне дәвам иттек. Күп тә үтми тегеләрнең берсе Рәшит янына килде дә: "Ты чего, мурло, не понял что-ли?" - дип фуражкасын бәреп төшерде. Шуннан башланып китте безнең арада "локальный сугыш". Без өчәү, алар дүртәү. Берсенең кулында пластмасса кастет пәйда булды һәм ул аның белән сугып, өченчебезнең алгы тешен бәреп төшерде. Безнең дә яшь, куәтле чак. Аяк белән тибеп, берсенең борын формасын үзгәрттем, калганнарына да шактый эләкте. "Ирләрчә сөйләшү" ничьяга тәмамланды. Русчалап-татарчалап бөтен белгән сүзне әйтеп, без тукталышта төшеп калдык. Ә тегеләр: "Шунда гына торыгыз, без хәзер киләбез", - дип юлларын дәвам иттеләр.

Бу вакыйгадан соң без Рәшит белән дуслашып киттек. Ул курку белмәс, таза, 90 килолы ир иде. Күпмедер вакыттан соң Рәшитебез миңа бер серен ачты - ул үзбәк түгел, ә кырым татары икән. Шулай бервакыт чәй эчеп утырганда, ул үзенең тормышы турында сөйләде. "Миңа 9-10 яшьләр тирәсе иде. Кич белән, бер-беребезгә тәмле төшләр теләп, йокларга яттык. Күпме йоклаганбыздыр, хәтерләмим, бик каты ишек дөбердәвенә, пыяла ватылган тавышка сикереп тордык. Кайдадыр якында гына автоматтан аткан тавыш яңгырады. Әти йөгереп барып ишекне ачты һәм аны бәреп егардай булып, өйгә мылтыклар тоткан өч солдат килеп керде. Аларның берсе: "Ну что, фашистские гады, предатели, собирайтесь. Вам пять минут на сборы и бегом в машину, которая на улице стоит. Мы вас в "рай" отвезем", - дип бөтен көченә акырырга тотынды. Алар безне урамга куа башладылар. Әтиемнең кулларына богау салып, ярымшәрә килеш алып чыгып киттеләр. Ул безнең таза гәүдәле, көчле ир иде. Ә безнең белән сөйләшеп тә тормыйча, көтү куган кебек өйдән куалап чыгардылар да, урамда биш-алты йөк машинасы тора иде, шунда төяделәр. Без авылда яши идек. Икенче көнне безне тимер юл вокзалында төркемнәргә бүлделәр дә, күмер ташый торган вагоннарга дыңгычлап тутырып, каядыр алып киттеләр. Ни эшләргә, ни уйларга да белмичә, әти-әни, ике апам һәм мин вагонның бер почмагында тирес катыш салам түшәккә урнаштык. Көнгә бер тапкыр пычрак чиләк белән су өләштеләр, берәр кисәк каткан ипи бирделәр. Конвоирлар алдан кисәтеп куйдылар: "Күп ашамагыз, эчмәгез, туалет булмаячак, әнә, идән ярыгы сезгә бәдрәф", - дип шаркылдап көлеп җибәрделәр. Һәм шулай булып чыкты да. "Туалет" та, "кухня" да бер урында иде.

Күпмедер баргач, вагоныбыз сасыды, кешеләр хәтта аңнарын югалта башладылар. Әмма безнең гаилә өчен иң куркынычы алда булып чыкты. Бер тукталышта безнең вагонга ике әзмәвердәй "салмыш" нквдшник керделәр дә, суярга мал сайлаган кебек, хатын-кызларны күзли башладылар. Берсе минем апам янына килде дә: "Син, матуркай, сасыгансың, әйдә, без сине юабыз", - дип, урыныннан йолкып алып, вагоннан төртеп төшерде. Әтиебез: "Син нишлисең?" - дип сикереп торган иде, икенче хәрби аның башына приклад белән китереп сукты.

Шуннан соң апаны мин күрмәдем, ул бөтенләй югалды. Бу вакыйганы күреп яткан чирле әниебез Үзбәкстанга барып җиткәч, атна-ун көннән җан бирде. Без, исән калганнар, үзбәк чүлләрендә мамык үстердек, мал асрадык... Әтием миңа: "Улым, әгәр исән калсаң, документларыңны үзбәк дип ал. Бу явызлар безне кырып бетермичә туктамаслар", - диде. Ул 1960 елда үлде.

Менә шулай итеп, мин "үзбәк Рәшит"кә әйләндем", - дип елый-елый сөйләде ул. Ә без, тыңлап утыручы ике татар малае, Рәшит үтенече буенча аның бу "серен" беркемгә дә сөйләмәскә сүз бирдек. Ул вакытта аңа 44-45 яшьләр чамасы иде.

Бүген 21 гасыр чоры. Кырым татарлары "халыклар төрмәсе" дип бәяләнгән зур Советлар Союзы таркалуын да күрделәр. Исән калганнары тырыша-тырмаша үз илләренә кайтып, өйләренә күчеп утырган кешеләр белән сугыша-талаша яши башлаганнар гына иде, Кырымның "чын хуҗалары" табылды. Әмма зур кыенлыклар белән, туган җирләрендә 3-4 сутый җир алып, өй җиткерделәр. Украина хакимияте дә ярдәм итәсе урында яңа киртәләр корды. Бер акыллы кеше әйткән: "Диңгез суының үтә дә тозлы булуын ачыклар өчен бөтен диңгезне эчеп бетерү һич тә кирәк түгел, аны бер кашык кабып карап та белеп була", - дигән.

Аллаһы ярдәм бирсен сезгә, кырым туганнарыбыз! Сез хәзер күп тармаклы юл чатында. Сезнең киләчәк язмышыгыз бу юлның кайсын дөрес сайлаудан тора. Иң мөһиме, безгә бергә булырга, ярдәмләшеп яшәргә кирәк!

Дамир Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев