Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дилә Нигъмәтуллина: «Яльчикта без дә бар идек. Якыннарымның икенче туган көне булды»

Марий Эл республикасында чыккан көчле җил һәм давыл 8 кешенең гомерен өзде. 20 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды.

29 июльдә көчле җил һәм давыл Марий Эл республикасы Яльчик күле янәшәсендәге һәм Звенигов районындагы Таир күле янындагы агачларны аударган. Алар шул тирәдә ял итүчеләрнең палаткалары өстенә төшкән. Нәтиҗәдә, 8 кешенең гомере өзелгән, араларында 1 яше тулмаган сабый да булган.

Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллина да коточкыч фаҗигадә ире белән кызының могҗиза белән исән калуларын сөйләгән.

- Кичә бик зур стресс кичердек. Ирем Илсур, кызым Сәфинә һәм гаилә дусларыбыз Яльчикта ял итәләр иде. Мин аларга шалтыраттым, телефонны алучы булмады. Акылдан язам дип торам. Үземә эш буенча Казанга кайтырга туры килде. Минекеләр калган иде. Давыл башлангач, Илсур белән Сәфинә калын агачка ябышып торганнар. Ярый инде палаткадан чыгып өлгергәннәр. Сеңлем агачлар ава дип кычкырган. Аның ире балаларны алып чыккан. Күп тә үтмәгән, палатка өстенә агач ауган. Кичә аларның бөтенесенең дә икенче туган көннәре иде!

Бүген барысы да тәртиптә. Хәлгә килә башладык. Якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклашам, - дип яза Дилә Нигъмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек сак фаҗига