Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дилүс - режиссер

«Спектакль һәр сабыйны, бәлагә эләкмәс өчен, олылар киңәшләренә колак салырга, ә иң мөһиме — һәркемгә әнине тыңларга өйрәтә. Гаилә белән карау өчен менә дигән әкият бу», — ди оештыручылар.

Дилүс -  режиссер

«Әкият»   дәүләт курчак театры артисты,якташыбыз Дилүс Хуҗиәхмәтов үзен режиссёрлыкта сынап карады — театрда “Волк и семеро козлят” спектакленең премьерасы дөнья күрде.

Эльвира Гыйлемханова инсценировкасы буенча куелган «Волк и семеро козлят» спектакле — Татарстанның атказанган артисты Дилүс Хуҗиәхмәтовның режиссер буларак дебют эше. Моңарчы тамашачы аны утызлап роль уйнаган актер буларак белә иде.

Дилүс Хуҗиәхмәтовның танылган рольләре — А.Цагарелинең «Ханума» спектаклендә кенәз Вано Пантиашвили, Гоголь әсәре буенча куелган «Ночь перед Рождеством» спектаклендә Чуб һәм Пацюк, Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Әҗәл.

Режиссёр традицион ширма артында уйнала торган спектакль форматын сайлаган. Ягъни, актерларны күренми, ә курчаклар уенын гына тамаша кылырга мөмкин.

«Спектакль һәр сабыйны, бәлагә эләкмәс өчен, олылар киңәшләренә колак салырга, ә иң мөһиме — һәркемгә әнине тыңларга өйрәтә. Гаилә белән карау өчен менә дигән әкият бу», — ди оештыручылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев