Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дин дәресләре керә

Россия Фән һәм мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә "Дин культурасы һәм югары җәмгыять этикасы" курсын 10нчы сыйныфка кадәр укытуны планлаштыра. Моңа кадәр әлеге предмет бары тик 4нче сыйныфта һәм атнага бер генә сәгать укытыла иде. Иң мөһиме, әлеге яңалыкны әти-әниләр дә, укучылар үзләре дә зур кызыксыну белән кабул иттеләр. Шуңа күрә проектны...

Россия Фән һәм мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә "Дин культурасы һәм югары җәмгыять этикасы" курсын 10нчы сыйныфка кадәр укытуны планлаштыра. Моңа кадәр әлеге предмет бары тик 4нче сыйныфта һәм атнага бер генә сәгать укытыла иде.

Иң мөһиме, әлеге яңалыкны әти-әниләр дә, укучылар үзләре дә зур кызыксыну белән кабул иттеләр. Шуңа күрә проектны тормышка ашыруны озакка сузмыйча, РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы агымдагы елның ноябрь башына дин һәм этика дәресләрен 2нче сыйныфтан 10нчыга кадәр укыту турындагы боерыкны әзерли.

Әлеге программа укучылар һәм аларның әти-әниләре алдында үзләре теләгәнчә, православие, ислам, яһүд, будда диннәренең нигезләрен өйрәнү, югары җәмгыять этикасы өлкәсендәге гыйлемнәрен тагын да камилләштерү буенча зур мөмкинлекләр ача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X