Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Динә Закированың әнисе үлгән

Динә Закированы беләсездер. Танылган музыкант, Камал театры скрипкачысы, "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашучы, күп кенә татар җырчылары белән иҗади сәфәрләргә йөрүче, гел елмаеп торучы Динәнең бүген 10 февраль көнне әнисе үлеп киткән. Динәнең ире - танылган актер Илнур Закиров, Камал театры артисты. Күңелсез яңалыклыкны да "Матбугат.ру" Камал театрыннан белде. Театрның сайтында...

Динә Закированы беләсездер. Танылган музыкант, Камал театры скрипкачысы, "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашучы, күп кенә татар җырчылары белән иҗади сәфәрләргә йөрүче, гел елмаеп торучы Динәнең бүген 10 февраль көнне әнисе үлеп киткән. Динәнең ире - танылган актер Илнур Закиров, Камал театры артисты. Күңелсез яңалыклыкны да "Матбугат.ру" Камал театрыннан белде. Театрның сайтында болай диелгән: Бүген, 10 февральдә, 54нче яшендә Гарифуллина Диләрә Закирҗан кызы вафат булды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үлем турында кайгылы хәбәрне үкенеч белән кабул итте. Камал театры мәрхүмәнең кызы, театрыбызның скрипкачысы Динә Закированың һәм кияве Илнур Закировның тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын! Динә һәм Илнурның, Диләрә ханымның туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун... Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев