Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев 29 декабрьдә татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк
Кабул итү дистанцион була, башлана 11:00 сәгатьтә
29 декабрьдә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев гражданнарны дистанцион кабул итәчәк. Бу хакта партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кабул итү «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Карл Маркс ур., 31/7 йорт) узачак. Башлана 11.00 сәгатьтә.
Алдан язылу һәм кабул итү өчен телефоннар:: (843) 238-10-00, (843) 236-72-86.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев