Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дәүләт Думасы депутаты "Мастеровые" театры төзелеш мәйданчыгында киңәшмә уздырды

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллыда рус драма театрының төзелеш мәйданчыгында киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә ТР Баш инвестицион төзелеш идарәсе, Татинвестгражданпроект, подряд оешмасы, шәһәр хакимиятенең җаваплы вәкилләре катнашты.
"Финанслау белән бернинди проблемалар да тумый. Федераль бюджеттан 520,4 млн сум кергән, республиканыкыннан - 276,9 млн сум. Минем округта бу иң эре социаль әһәмиятле проектларның берсе булып тора, төзелешне гамәлгә ашыруны контрольдә тоту эшен дәвам итәчәкмен ", - дип шәрехләде Әлфия Когогина.

"Мастеровые" рус драма театры өчен яңа бина "Мәдәният" милли проекты кысаларында төзелә. Ике ел дәвамында төзелешкә федераль бюджеттан 1 млрд 80 млн сум, 750 млн сум тирәсе республика бюджетыннан юнәлдереләчәк.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш