Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дөнья чемпионатында “Тәмле Казан” гастрономия фестиваленә 150 метрлы эскәтер тукыла

Гастрономия фестиваленең икенче этабы футбол мундиале көннәрендә уздырыла.

Футбол буенча Дөнья чемпионаты кысаларында, “Тәмле Казан” гастрономия фестиваленә дип үзенчәлекле эскәтер тукыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Казан шәһәрендә Туризмны үстерүгә теләктәшлек комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

“Беркемгә сер түгел, гастрономия юнәлеше һаман популярлаша бара. Быел без “Тәмле Казан” гастрономия фестивален ике этапта үткәрергә уйладык. Туристлык буенча дәүләт комитеты белән берлектә, фестивальне чемпионат вакытында уздыру карар ителде. Беренче этабы 12-13 майда старт алды, икенче этабы “Казан” Гаилә үзәге янында чемпионатның фан-фестивале кысаларында 17-18 июньгә планлаштырылган. Ул ризык культурасына багышланган, һәм безнең шәһәрнең кафе-рестораннарын тәкъдим итү мөмкинлеген бирә”, - диде Дарья Санникова.

Ул өч ел эчендә фестивальнең Россиянең гастрономия картасына нык кереп урнашканын белдерде. Аның әйтүенчә, фестивальнең популярлыгы катнашучылар саны белән генә түгел, кунаклар саны белән дә үлчәнә. “Былтыр фестивальгә 45 мең кунак килгән иде. Быел 2 көн эчендә генә 40 меңнән артык кеше теркәлгән”, - диде ул.

Дарья Санникова фестивальнең төп үзенчәлеге, креативы итеп, чемпионатта катнашучы илләрнең элементлары белән чигеп тукылган эскәтер булачагын әйтте. “Эскәтер озынлыгы 150 метр, бу иң кунакчыл, матур өстәл булачак”, - дип шәрехләде.

Ул, шулай ук, фестивальгә бик зур чәкчәк әзерләнүен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев