Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дөньясы – цирк, без клоуннармы?

Август аена керүгә Салават концертлары буласын көт тә тор. Быел аның 29 нчы сезоны. Шулай гадәткә кергән инде: һәр сезонга өр-яңа программа әзерләнә һәм иң әүвәле ул Казан тамашачысына тәкъдим ителә, аннан ил буйлап сәяхәт башлана. Кайда татар - салаватлылар шунда. Аларны кө­тәләр, килмәсәләр - кая югалдыгыз, дип үзәкләренә үтәләр.

Быелгы программа Шекспирның: "Дөнья - театр, без - тамашачылар" ди­­гән шигаренә аваздаш. Имештер, Салават труппасы белән цирк артистлары бер кунакханәгә туры кил­гән дә, реквизитлар, кием-салымнар төялгән арба, ашыгычлык белән, алышын­ган. Бу хәл исә чираттагы тамаша башланыр алдыннан гына беленә. Ниш­ләргә? Әлбәттә, безнекеләр югалып калмый.

Сәхнәдәге Салават исә бу хәлне сизә дә, сизми дә кебек. Кайда гына, нинди генә чыгыш булмасын, аның таләбе катгый: тамашачы алдындагы һәр чыгыш аңлаешлы, үтемле, мәгъ­нәле булырга тиеш! Тамашачыны яраттыруның сере менә шунда. Үзе дә тамашачы белән гап-гади элемтә кора, кирәккәндә күңелендәге ягымлы сүз­ләр­не дә кызганмый, төрт­мәле фикерләр дә сиптерә, шуның белән вакыт-вакыт кыен алган чаклары да җитәрлек. Әле әйтелми калганнары да җитәрлек, ниш­лисең, аның табигате шундый инде: эчендәгесе - тышында, кайберәүләрне, дустым, дип йөреп ялгыштым, хәзер алар танышлар исем­легендә генә, исемә төшсә башым әйләнергә тотына, укшыта башлый, дип уфтанган минутлары да бар. Соң­гы араларда Әлфия апа Авзалова, туганы Хәния Фәр­хине югалтуларны һәр мил­ләттәшебез кебек бик авыр кичерде һәм юксыну, сагыну хисләре яңа сезон программасында чагылыш тапкан.


Фирзәр Мортазинның ин­тернет челтәрендә айдан артык: "Бу хәшәрәт Салават өч ай инде хезмәт хакы түләми, үзе дә эшләми, безгә дә эшләргә ирек бирми. Август концертларына зинһар килегез", - дип зар җырлавын, тамашачы, әл­бәт­тә ишеткән. Зал шыгрым тулы. Фирзәргә 60 тулган, һәм ул үзе дә тиешле би­еклектә. "Хәзер безнең үз пенсионерыбыз бар", - дип мактана Салават һәм Татар­станның атказанган артисты Фирзәр Сәет улының татар эстрадасын, җыр сән­гатен үстерүдәге фидакарь­легенә олы бәя бирә. Тамашачы гөр килеп алкышлый. Артистка менә шул кирәк тә инде.


Салаватның концертларын калдырмыйча күзәтеп, киңәшләрен биреп торучы хәләл җефете Ләйсән беренче көннәрдә залда юк иде (уллары Рөстәмгә Смоленскида узучы Россия күләмендәге ярышта көч-куәт биреп торырга киткән булган) шулай итеп, иренең: "Безнең гаилә коруыбызга бишенче августта нәкъ утыз ел тула, Ләйсән белән мин бик бәхетле", - дигән сүз­ләрен дә ишетмичә калды. Бүгенге концертта әлеге теманың бик калку яңгыраш алачагын көтегез дә торыгыз. Шунысы да мәгълүм булсын: Салават белән Ләй­сәннең җан дуслары Зөлфия вә Җәвит Шаки­ровларның да гаилә коруларына бүген 30 ел!


...Шәхсән үземә яңа сезон тамашаларына репе­тицияләрне күзәтү насыйп булды. Вакыт-вакыт: "Ни­чек­ләр ерып чыгарлар икән инде", - дигән уй да башка килгәләде. Концертны карау исә бөтенләй башкача: барысы да бер төенгә туп­ланган, максатлары ачык, тамашада һәр кем - ут куючымы ул, алып баручымы, җырчымы - үз һөнә­ренең чын остасы. Башка еллар тәҗрибәсе күрсәт­кәнчә, концерт исә көн дә камил­ләшә бара, һәркөнне, төп фикер сакланса да, нинди дә булса яңалык өстәлә, җырчы үзе искәрткәнчә, беренче концертлар генераль репетициянең дәвамы гына. Чын иҗат менә шул инде ул.

Гәбделбәр Ризванов

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев