Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Дозор» Чаллыдагы парковка кагыйдәләрен дөрес үтәлүне тикшерәчәк

Яр Чаллыда «Дозор» дип исемләнгән яңа система барлыкка килде. Әлеге система аша парковка кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрне фотога төшереп кую мөмкинлеге бар.

Монда сүз автомобильгә урнаштырыла торган сертификатлаштырылган мобиль аппарат комплексы турында бара. Шәһәрнең ишек аллары тирәсендә йөргәндә әлеге аппарат кагыйдә бозуны ике яклап та тикшереп тора, моннан тыш караңгы вакытта да яхшы эшли. Бу система турында бүлек җитәкчесе, административ комиссия рәисе урынбасары Айзирә Хәмзина сөйләде.   
“Махсус техник чара ярдәмендә транспорт чараларының яшел зоналарда, балалар һәм спорт мәйданчыкларында дөрес куелмавын билгеләп булачак. Моның өчен ТР Кодексының 3.17 маддәсе буенча административ җаваплылык каралган”, – дип белдерде җитәкче.

Фото: http://nabchelny.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нарушение пдд