Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • «Дөрес куллансаң, газ куркыныч түгел»

    Кемдер газ мичләрен техник яктан тикшерү өчен махсус хезмәт белән килешү төземәгән, шәхси җылыту системасы булган йортларның күбесендә җилләткеч каналларын чистартучы юк, йортчылар арасында газ плитәсен үз белдеклеге белән генә урнаштыручылар да очрый...

    Газ хезмәткәрләре ачыклаган кимчелекләрнең кайберләре генә бу. «Газ белән шаярырга ярамый», – ди Ростехнадзорның Идел буе идарәсендә баш дәүләт инспекторы, Татарстанның атказанган газчысы Зөфәр Нуриев.
    А ның әлеге өлкәдә эш стажы 30 елдан артык. Тумышы белән Яшел Үзән районының Норлат авылыннан ул. Атна саен гаиләсе белән авылга кайтып йөриләр. «Теләсә нинди эшне яратып башкарам, кирәк икән җирне дә сукалыйм, бакчачылык белән дә шөгыльләнәм, китаплар укып, җанга рәхәтлек алам, ә газ өлкәсендә тәртип булдыру – безнең бурыч. Куркынычсызлыкны саклау – иң мөһиме», – ди Зөфәр Нуриев.

    Газ аркасында килеп чыккан фаҗигаләрне булдырмый калу, куркынычсызлык кагыйдәләре турында белгеч белән сөйләштек.

    – Зөфәр Данирович, газ белән бәйле күңелсезлекләр булып тора. Яңа ел алдыннан гына Магнитогорскида газ шартлап, 39 кеше вафат булган иде. Бу проблема безнең Татарстан өчен дә ят түгел. Сәбәбе нидә дип саныйсыз: искергән җиһазлармы, әллә күп нәрсә кеше факторына бәйлеме?
    – Газ белән бәйле фаҗигаләр күп очракта газ чыгу, җилләтү системасы дөрес эшләмәү, шул ук вакытта газ җайланмаларының искерүе, кешенең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга. Кайчакта гади генә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәнлектән, кеше гомере өзелә. Газның торышын күзәтүче махсус идарәләргә дә һәрчак сакта булырга кирәк. Газ белән бәйле техник хезмәт күрсәтүгә килешү төзү дә мөһим.

    – Хәзер шәхси җылыту системасына күчкән йортлар бик күп. Тик менә җилләткеч шахталарының эшчәнлеген, газ котелларының торышын тикшерүче юк...
    – Кыйммәт дип килешү төземәүчеләр очрый. Тик тикшерелмәгән мич аркасында газ шартласа, бик кыйммәткә төшәчәк. Бу беренче чиратта кешенең үзе өчен кирәк. Төтен чыгу юллары кышын бозланып катарга мөмкин. Шуның аркасында кешегә зыян килүе, хәтта үлем очрагына китерүе дә ихтимал. Техник хезмәт күрсәтү өчен шәхси оешмалар белән килешү төзергә була. Килешү төзелеп тә тикшерергә килүче юк, дип зарланучылар булгалый. Монысы инде икенче мәсьәлә. Ничек кенә булмасын, тикшерүләрнең сыйфатын яхшырту мөһим.

    – Кайбер кеше, үзем дә беләм дип, газ плитәсен урнаштырыр өчен белгеч чакыртып тормый. Моның куркынычы бармы?
     – Йортларда, аеруча яңаларында газ басымы дөрес көйләнмәгән булырга мөмкин. Шул сәбәпле, газ плитәсенә ягулык тиешенчә килмәү сәбәпле, шартлау куркынычы яный. Югары Ослан районындагы бер авылда шундый фаҗига булган иде. Газ плитәсендә очкын чыгып, йортка ут капты. Бер бала зыян күргән иде. Шөкер, барысы да исән-сау. Газны яңа кертүче кешеләр бары тик законлы юл белән, белгечләргә мөрәҗәгать итеп кенә эшләргә тиеш.

    – Кайбер төзелеш компания­ләре, газдан баш тартып, йортларны электр системасына көйли башлады. Газ чынлап та шулай куркынычмы?
    – Газдан бөтенләй баш тартып булмый. Ул – 60 елдан артык Татарстанда кулланыла торган төп ягулыкның берсе. Кайсы җылыту системасын алсаң да, куркынычсызлык чарасын күрмәсәң, аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Шуңа да беренче чиратта сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Газны дөрес куллансаң, ул куркыныч түгел. Газ исе чык­канны тойсагыз, бүлмәне сәгатенә өч тапкыр җитәрлек дәрәҗәдә җилләтү дә фаҗига булдырмый калырга ярдәм итә. Хәер, бу өлкәдә кеше үзе дә куркынычсызлык чараларын күрә башлады кебек: газ чыгуны абайлый торган махсус датчиклар куйдырталар, иске мичләрне яңаларына, югары дәрәҗәдә автоматлаштырылганнарына алыштыралар.

    – Ростехнадзор – техник, экология, атом күзәтчелеге сораулары белән шөгыльләнүче дәүләт органы. Татарстан идарәсенә гади халык еш мөрәҗәгать итәме?
    – Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе шикаять юллый. Йә газны дөрес тоташтырмаганнар дип зарланалар, йә тиешсез урынга газ белән бәйле станция төзеп куйганнар, дип язалар. Без һәр шикаятьне тикшерәбез, мәсьәләне чишү юлларын аңлатып язып җибәрәбез.

    – Газ өлкәсендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәнгә штраф зурмы?
    – Административ хокук бозулар кодексының (195нче Федераль канун) 9.1нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә, сәнәгать куркынычсызлыгы өчен физик затларга – 2-3 мең сум, юридик затларга 300 мең сумга кадәр штраф каралган. Әгәр дә кисәтеп тә җитешсезлекләр төзәтелми икән, штраф суммасы 700 мең сумга кадәр арта.

    Газ исе сизсәгез:

    – 104 номерына, кесә телефоннарыннан 112 номерына шалтыратыгыз;

    – утны, телевизорны, көнкүреш приборларын кабызырга рөхсәт ителми, кабынган булса сүндерергә ярамый.

    Тагын бер киңәш: өйне җылыту максатыннан, газ плитәсен эшләтергә киңәш ителми.
     

     

     

    http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/dres-kullansa-gaz-kurkynych-tgel

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: