Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дүртенче каттан сикергән үсмер кыз исән калган, әмма бик нык имгәнгән

Мәктәптәге ата-аналар комитеты рәисе кызны шул көнгә җиткергән.

Мәктәптәге ата-аналар комитеты рәисе кызны шул көнгә җиткергән.

Кисловодскидагы мәктәпләрнең берсендә ата-аналар комитеты рәисе кызының сыйныфташын ел буена мыскыллап, кимсетеп килгән һәм аны үз-үзенә кул салу чигенә җиткергән. Бу хакта “Телеграм»-канал Baza”яза.

Тикшерү версиясе буенча, хатын мәктәп укучысын күргән саен да, чатка язып та мәсхәрәләгән. Октябрьдә кыз үзенә кул салырга уйлаган һәм дүртенче катта урнашкан фатирлары тәрәзәсеннән сикергән. Үсмер кыз исән калган, әмма бик җитди имгәнгән.

Фаҗигагә кадәр хатын тагын бер баланы — әлеге кызны якларга тырышкан малайны эзәрлекли башлаган.

Рәискә карата "үз-үзенә кул салуга җиткерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Билгеле булуынча, чатларда хатынның тавышы белән язылган бик күп дәлилләр сакланган. Хәзер балалар җәберлүче белән тикшерүчеләр эшли.

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев