Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дубайда һәлак булган Башкортстан кызының гәүдәсен кайтара алмыйлар.

Дубайда 15 май көнне фаҗигале рәвештә үлгән кызның әти-әнисе ике атна дәвамында аның гәүдәсен җирләргә алып кайта алмый.

Кыз Дебби тауларында фотограф булып эшләгән булган. 15 май көнне кыя өстендә фотога төшерү вакытында абынып китеп, кыя астына егылып төшә һәм шул урында ук гомере өзелә. Аның Уфада яшәүче әти-әнисе гади пенсионерлар, кызларының гәүдәсен туган якларга кайтару өчен акчалары да юк. Кызның якыннары һәм дуслары  мәетне кайтару өчен минималь сумма җыйганнар, тик яңа проблема килеп туган.

"Аны кайтара алмыйбыз, әлегә кадәр Эмиратның хокук саклау органнары документлар бирмәделәр. Башта алар коронавирус нәтиҗәләрен көттеләр, Ансы юклыгы ачыклангач, башка тестлар ясый башладылар. Безнең илдән йөк самолеты рейслары бар, ләкин алар бик аз. 1 июньдә бәлки илләр арасында һава элемтәләрен ачу мөмкин булыр. Ләкин Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә бик күп бюрократик процедуралар үткәрергә кирәк. Өстәвенә коронавирус һәм Рамазан ае туры килү сәбәпле, барысы да тоткарланды. Русия Тышкы эшләр министрлыгы бу хәлне белә, шәхси контроль астында тота. Башкортстан Республикасы хөкүмәте дә ярдәм күрсәтә. Ләкин, кызганычка каршы, болар процессны тизләтми ”, - ди  һәлак булучы кызның якыны.

 

Автор : Фаткуллин Рәдиф

Чыганак: Горобзор.ру,Өмет газетасы

Фото: Горобзор.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев