Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дуңгыз чумасы котыра

Татарстанда Африка дуңгыз чумасы авыруы котыра. Кайбер районнарда шәхси хуҗалыкларда гына түгел, фермер хуҗалыкларында да бу авырудан чучкалар күпләп үтә. Белгечләр әлеге йогышлы авыруның кыргый кабан дуңгызлары аша йогуын әйтәләр. Кешеләр урманнарга барып кыргый дуңгызлар йөргән урыннарда булып аның вирусларын ияртеп алып кайтырга мөмкин. Хәзер чучка симерсен дип имән чикләвеген...

Татарстанда Африка дуңгыз чумасы авыруы котыра. Кайбер районнарда шәхси хуҗалыкларда гына түгел, фермер хуҗалыкларында да бу авырудан чучкалар күпләп үтә. Белгечләр әлеге йогышлы авыруның кыргый кабан дуңгызлары аша йогуын әйтәләр. Кешеләр урманнарга барып кыргый дуңгызлар йөргән урыннарда булып аның вирусларын ияртеп алып кайтырга мөмкин. Хәзер чучка симерсен дип имән чикләвеген җыючылар шактый, моны кабаннар да ярата . Аларның селәгәйләре шунда буялып калырга мөмкин.Гөмбә җыючылар да Африка дуңгыз чумасын кыргый дуңгызлар йөргән урыннарда булсалар йоктырырга мөмкиннәр.

Африка чумасыннан дәвалау чарасы юк. 95-100 процент очракта ул үлем белән тәмамлана. Гадәттә, бу вирусны йоктырган дуңгыз 3-4 көн эчендә үлә. Африка чумасы белән йогышланган дуңгызда клиник билгеләр 2-22 тәүлек арасында сизелә башларга мөмкин. Чирнең беренче билгеләре - дуңгызның тән температурасы 41-42 градуска кадәр күтәрелә. Әмма Харис Хәйбуллин сәламәт вакытта да дуңгызның нормаль тән температурасы 40 градус булырга мөмкинлеген әйтте. Африка чумасы белән авырган дуңгызның сулышы ешая, тәне тимгел-тимгел кызара, кызыл сипкелләр күренә. Тәненең төрле урыннарында шәмәхә төстәге таплар пәйда була.

Бу чирдән кеше сәламәтлегенә дә зыян килергә мөмкин, чөнки дуңгыз белән безнең тән әгъзаләребез охшаш. Эпидемия вакытында дуңгыз итен ашамау хәерле, гомумән, чучка ите, сало бер дә файдалы вә ислам динебез рөхсәт иткән ризык түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев