Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дума депутаты интернетта яла яккан өчен иректән мәхрүм итү тәкъдиме белән чыкты

Халык алдында чыгышта яки мәгълүмат чараларында яла яккан өчен 1 миллион сумга кадәр штраф яный.

Интернетта яла яккан өчен җинаять җаваплылыгы турында закон проектын Россия Дәүләт Думасына тапшырдылар. Документ парламентның түбән палатасындагы электрон мәгълүматлар базасында чыкты.

Закон проекты авторы — Дәүләт Думасының гражданнар җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Вяткин.

Закон проекты нигезендә, яла яккан өчен 500 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең ярты еллык хезмәт хакы яисә башка төрле кереме күләмендә штрафка тартырга тәкъдим ителә. Моннан тыш, закон бозучыны 160 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә хөкем итәргә мөмкиннәр.

Халык алдында чыгыш ясаган яки гаммәви мәгълүмат чараларында яла яккан өчен 1 миллион сумга кадәр штраф яный, шулай ук хөкем ителүчедән бер еллык хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф түләттерергә, 240 сәгатькә яисә 2 елга кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итәргә мөмкиннәр. Закон бозучыны шулай ук 2 айга кулга алырга яки 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә тәкъдим ителә.

Документ нигезендә, кешегә әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч авырудан интегүе яки шәхеснең җенси кагылгысызлыгы һәм җенси ирегенә каршы җинаять кылуы турында яла яккан өчен дә җәза бирергә мөмкиннәр. 

Татар-информ

Фото: intex-press.by

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев