Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дума сайлауларына – 27 миллион

"Бердәм Россия"нең Татарстанда РФ дәүләт Думасына сайлауларга чыгым фонды яртылаш тулыландырылган. Бу хакта матбугат конференциясендә партиянең төбәк сайлау штабы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов белдерде.

"Бүгенгә сайлау фонды күләме, бездә дә, бер мандатлыларда да закон буенча билгеләнгән. Партия өчен ул 55 млн сумны тәшкил итә. Безнең чыгымнар бу күләмнән шактый кимрәк. Бу сумманың 50 процентын партиянең үзәк башкарма комитетыннан алу куандыра. Әзер акчабыз бар, әмма иганәчеләр белән эшләүне дәвам итәбез. Мондый җитди кампания чыгымнар таләп итә", - дип сөйләде Камалтынов.

Аның сүзләренчә, бүген сайлау кампаниясе белән бәйле чыгымнар турында әйтү кыен, әмма закон буенча рөхсәт ителгән сумманың яртысыннан күберәге сарыф ителәчәк.

"Без фондны тулысынча тутырырга һәм рөхсәт ителгән барлык сумманы сарыф итәргә омтылмыйбыз. Чыгымнар ул сумманың яртыдан күбесен тәшкил итәр дип уйлыйм", - дип ачыклык кертте төбәк сайлау штабы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев