Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эдуард Фәттахов район башлыгы вазифасына тәкъдим ителде

Ул - бу урынга лаеклы кандидат.

Бүген Үзәк район башлыгына бәйгегә нәтиҗә ясалды. Башкарма комитетның конкурс комиссиясе кандидатларга бәя нәтиҗәләре буенча (белем, муниципаль һәм башка дәүләт хезмәтләре турындагы документлар нигезендә, шулай ук сайлау процедуралары буенча) Эдуард Фәттахов Чаллы башкарма комитетының Үзәк районы башлыгы вазифасына тиешле квалификацион таләпләргә туры килә. Комиссия аның кандидатурасын бу урынга билгеләргә тәкъдим итте.

Эдуард Фәттахов моңа кадәр РФ Пенсия фондының Чаллы бүлеген җитәкләде, берничә тапкыр шәһәр Советы депутаты булып сайланды. Аның турында гади кешеләр дә, җитәкчеләр дә: «Шәһәр халкы өчен эшли торган кеше җитәкче, депутат», – диләр. Димәк, Эдуард Рафаэлович бу урынга билгеләнсә, Үзәк район ышанычлы кулларда булачак.  

Фото «Челнинские известия»дән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы сайлаулар татарстан чаллы