Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эдуард Фәттахов студентлар өчен парламент дәресе үткәрде

Эдуард Фәттахов студентларга РФ Конституциясенә кертелгән төзәтмәләрнең әһәмияте, шулай ук бүген шәһәребездә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.

Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов "Конституциягә яңа төзәтмәләр – иртәгәсе көнгә ышаныч" парламент дәресен үткәрү кысаларында, Л. Б. Васильев исемендәге автомеханика техникумы укучылары белән очрашты. Чара Россия Конституциясе көненә багышланган иде.

Эдуард Фәттахов студентларга РФ Конституциясенә кертелгән төзәтмәләрнең әһәмияте, шулай ук бүген шәһәребездә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде. Очрашу ахырында балалар депутат белән шәхсән аралашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев